Зәйнең талантлы балалары Россия көненә багышланган зур концертта катнашты
Кичә Казанда «Созвездие-Йолдызлык — 2024» фестивале җиңүчеләре тарафыннан Россия көне уңаеннан концерт тәкъдим ителде. Анда Зәйнең «Азаль» балалар вокаль-хореография ансамбле дә катнашты.
«Быел без Казан Кремлендә узган зур концерт программасында патриотик эчтәлектәге ике җыр: илебез һәм Татарстанга багышланганнарны башкардык. Тамашачылар безнең балалар җырларын күтәреп алды, мул алкышларга күмде. Ә ансамбльгә йөрүчеләрне мондый патриотик чаралар яңа иҗатка рухландыра», — ди ансамбль җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев