Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең район мәдәният йорты “Талантларга бай гаилә” фестиваль-бәйгесенә йомгак ясады

Зәйнең район мәдәният йорты һәр иҗат сезонында төрледән-төрле фестиваль, бәйгеләр оештыра.

Шундый фестиваль-бәйгеләрнең берсе – “Талантларга бай гаилә” бәйгесе. Бәйгедә район мәдәният йортының 27 мәдәният йорты һәм клубы катнашты. "Талантларга бай гаилә" иҗади гаиләләр бәйгесенең III дәрәҗә дипломы белән Иске Тәкмәк авылыннан Ермолаевлар, Поручик авылыннан Васильевлар, Сармашбаш авылыннан Гыйниятуллиннар, II дәрәҗә диплом белән Әхмәт авылыннан Хамматовлар, Карман авылыннан Шәйхелисламовлар, Сарсаз Баграж авылыннан Меньшовлар, Бигеш авылыннан Насыйбуллиннар, I дәрәҗә диплом белән Зәйнең Карамалы бистәсеннән Лободалар гаиләләре бүләкләнделәр.
Кайбер мәдәният йортлары төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Кәрәкәс авылыннан Гыйләҗиевлар “Мактау һәм хөрмәт”, Югары Баграждан Хрипуновлар “Гаилә династиясе”, Урсайдан Спиридоновлар “Иң зур гаилә”, Сәвәләйдән Смирновлар “Иң үзенчәлекле гаилә”, Якты Күлдән Якушонок-Баһаветдиновлар “Иң әдәби гаилә”, Аксардан Мирзыяновлар “Иң музыкаль”, Бура-Киртәдән Сәгыйдуллиннар “Иң җырлаучы гаилә”, Мирный бистәсе мәдәният йортыннан Шакировлар “Гаилә рецепты”, Иске Мавриннан Смирновлар “Иң актив гаилә”, Дүрт-Мунчадан Батаевлар “Милли колорит”, Төгидән Мельниковлар “Традицияне саклаучылар”, Югары Пәнәчедән Әхтәмҗановлар гаиләләре “Талант һәм иҗат” номинацияләрендә җиңү яуладылар. Калган мәдәният йортлары “Бәйгедә катнашкан өчен” дипломнары алды.
Фестиваль-бәйгедә катнашкан һәр гаилә талантлы, үзенчәлекле, музыкаль, актив булулары белән аерылып торды. Ял итеп, җырлап, күӊел ачып район мәдәният йортлары, бәлки мәдәният дөньясына яӊа җырчылар, театр артистлары тәрбияләр!

Фотолар район мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев