Зәйнең район мәдәният йортлары хезмәткәрләренең чираттагы семинары Югары Багражда узды
Кичә Югары Баграж мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең «Керәшен традицион мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча эшчәнлеге” темасына эш семинары узды.
Югары Баграж мәдәният йорты хезмәткәрләре хезмәттәшләре белән әлеге тема буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Тамашачылар игътибарына “Хәтер киче” театральләштерелгән тамашасы тәкъдим ителде, анда авылның өлкән яшьтәгеләре утырмаларда керәшеннәрнең уеннары, халык җырулары, бию такмаклары белән таныштырдылар.
Югары Баграж мәдәният йорты директоры Гөлшат Хрипунова керәшеннәрнең традицион мәдәниятен саклау, торгызу һәм үстерү-мәдәният йорты эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе, дип сөйләде. Семинарга килгән мәдәният хезмәткәрләре этнография музеенда булдылар, Камилла Хрипунованың мозаика, Лидия Муханованың чигү буенча декоратив - гамәли сәнгать күргәзмәләрен, Анна Бутаковадан бәйләү буенча мастер - класс алдылар.
Фотолар Югары Баграж авылы мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев