Зәйнең өлкәннәр ансамбле фестиваль призеры
Бу көннәрдә Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае каршында эшләп килүче «Заиночки» хореография коллективы Бакудан җиңү белән кайтты. Биредә алар фольклор биюләр буенча «Xəzər-Folk 2023» халыкара бәйгесендә катнаштылар.
Фестивальдә Татарстан, Якутия, Польша, Әзербайҗаннан төрле яшь категорияләрендәгеләр катнашкан. Бәйге программасын Әзербайҗан биюләр Ассоциациясе президенты Азиз Азизов алып барган. Ә катнашучылар чыгышларын Әзербайҗанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Баба Везироглу һәм Говхар Гасанзаде, илнең дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты педагогы Мирза Аббасов, Әзербайҗанның атказанган артисты Гюнель Аллахъяровадан торган мәртәбәле жюри бәяләгән.
Зәй ансамбленең чыгышы икенче урынга лаек булган.
«Безне өлкәннәр арасындагы номинациядә югары бәяләделәр. Коллективымдагы кызларның шулай актив, янып торулары өчен һәрберсенә рәхмәтлемен», — дип сөенече белән уртаклашты ансамбль җитәкчесе Лидия Нестягина.
«Заиночки» биючеләре бер коллективка 2018 елда берләште, быел алар биш еллык юбилейларын билгеләп үтәргә җыеналар. 12 кешедән торган иҗат төркемендә иң өлкәне Лидия Ивановнага — 68, ә иң яшенә — 58 яшь. Ә аларның хәрәкәтләренә, бию элементларын шулкадәр җиңел, оста башкаруларына исең китәрлек. Бакудагы фестивальдә дә алар чыгышлары белән барысын да сокландырып кайткан. Ә ансамбльне оештыру идеясе республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Лидия Нестягина күңелендә бөреләнә.
— Мин моннан ун ел элек ветераннар арасында оештырылучы «Балкыш» фестивалендә үзем генә биеп катнашып килдем. Әмма бию бит ул күмәк башкарылганда күзне ныграк иркәли. Шуңа күрә без балалар хореография ансамбле белән җитәкчелек иткән Ольга Скребкова белән парлашып бии башладык. Болай да күңелгә нәрсәдер җитми кебек тоелды һәм биергә сәләтле, актив өлкән хатын-кызларны бергә тупладык. Инде менә биш ел дәвамында районкүләм чараларда катнашабыз. «Балкыш», «Алтын мәйдан» фестивальләре лауреаты исемнәрен алуга ирештек. Хәзер менә үзебезне Бакуда халыкара бәйгедә сынадык", — дип сөйли Лидия Ивановна.
Бәйгедә катнашу белән бергә алар Баку шәһәренең истәлекле урыннарына экскурсия дә ясаганнар, тауларга менгәннәр, Каспий диңгезе шавын тыңлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев