Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында туган телләр көне үтте

Кичә Мирный бистәсе мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Туган телләр көне” әдәби сәгате үтте.

Әдәби чарага бистәдәге 5нче мәктәбенең IV сыйныф укучылары чакырылган иде. Әдәби сәгатьне алып баручылар бәйрәм тарихы белән таныштырды.

Кешене гомере буе туган теле озатып бара. Без тугач та әниебез аша бу телне ишетәбез, шул телдә бишек җырлары, әкиятләр тыңлыйбыз.

Мәктәпкә килгәч, шагыйрьләр, язучыларның әсәрләре белән танышабыз. Аларның әсәрләрен яттан сөйләргә өйрәнәбез.

Кичәдә балалар Александр Пушкин, Лев Толстой, Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар, тематик башваткычлар, ребуслар чиштеләр.
Кичә Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Фото Мирный бистәсе мәдәният йортыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев