Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында танып-белү сәгате узды

Кичә Мирный бистәсенең мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә 5нче мәктәпнең V сыйныф укучылары өчен “Без тормыш өчен” танып-белү сәгате үткәрделәр.

- Чарабызның төп максаты яшүсмерләрдә сәламәтлекләренә сакчыл мөнәсәбәт, зарарлы гадәтләргә каршы тора белү гадәте тәрбияләү, - ди оештыручылар.

Алып баручылар үсмерләр белән начар гадәтләрнең зарары турында сөйләштеләр. Файдалы һәм зарарлы гадәтләргә багышланган тренинг уздырдылар. “Спорт белән шөгыльләнү, актив тормыш эшчәнлеге алып бару, шәхси гигиена, дөрес туклану кагыйдәләрен үтәү - сәламәт яшәү равешен саклап калуның бердәнбер дөрес ысулы”, - дигән нәтиҗә ясадылар.

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев