Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында танып белү сәгате үтте
Үз халкының гореф – гадәтләре, тарихы һәм мәдәнияте белән таныш булмаган кешенең үткәне булмый.
Димәк, аның киләчәге дә тулы кыйммәтле була алмый. 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, 10 гыйнварда Мирный бистәсе мәдәният йортында “Халык мәдәниятенең килеп чыгышы" темасына мәгълүмат сәгате узды. Чарада катнашучыларга мәдәният йорты фойесында рус халкының милли әйберләре: сөлгеләр, савыт-саба, керосин лампасы, тимер үтүк һәм милли костюмнардан күргәзмә тәкъдим ителде. Чарада катнашучыларны районыбызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары, авыз халык иҗаты белән таныштырдылар, анда һәркем балачагында күргәзмәгә куелган әлеге предметларны куллануын искә алды.
- Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, традицияләрне торгызу төп бурыч булып тора. Максатыбыз: халыкның гореф-гадәтләрен, киемнәрен, элеккеге эш коралларын барлау һәм киләчәк буынга җиткерү,- ди мәдәният йорты директоры Мария Гәрәпшина.
Фотолар Мирный мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев