Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында рәсем бәйгесе үтте
Кичә Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында “Без яшәгән дөнья” дип аталган рәсем бәйгесе узды.
- Бәйгенең максаты балаларның игътибарын гаилә тарихына, әйләнә-тирә дөньяга һәм кече ватанына җәлеп итү,- ди мәдәният йорты директоры Мария Гәрәпшина.
Балалар эшләренең тематикасы төрле. Алар сюжет композицияләре дә, декоратив натюрмортлар да, пейзажлар да ясадылар. Рәсемнәр баланың рухи дөньясын, аның хәзерге тормышны төрле яклап аңлавын, гаиләсе белән бергә сәяхәт итүдән алган тәэсирләрен, гореф-гадәтләрен, табигый мохитне чагылдыра. Рәсемнәр төрле рәсем һәм график техникада ясалган.
Балалар рәсемнәре бәлки, камил үк түгел, ләкин алар инде авторның шәхесен һәм җанлы фикер йөртү ысулын күрсәтәләр. Барлык балаларны да матурлык, игелек һәм шатлык турында хыялланып яшәүче үз эшенең осталары дип атарга мөмкин. Аларның дөньяга яхшы караш кәгазьдә чагыла, эмоциональ карашыңны белдерергә һәм эшеңнең нәтиҗәсен күрергә - болар барысы да балаларга алга таба иҗат итү өчен куәт бирә.
Фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев