Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында йомшак уенчыклар тегәләр

Кичә Мирный бистәсе мәдәният йортында “ Куяннар гаиләсе” дигән йомшак уенчык ясау буенча мастер - класс узды.

Әминә Зарипова җитәкчелегендәге “Оста куллар”  түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр берничә дәрес дәвамында фетрдан куяннар ясадылар.


Җитәкчеләре Әминә Зарипова әзерләп куйган сызымнар буенча башта булачак йомшак уенчыкларны кистеләр, аннары энә белән тегү эшенә керештеләр. Балаларның кулдан эшләгән һәр уенчыгы үзенчәлекле килеп  чыкты. Берсе кисә, кемдер тегә. Бер сүз белән әйткәндә, чын-чынлап иҗади эш бара.


- Курчакларны күптән тегәбез. Балалар арасында  оста эшләүчеләр дә бар. Үзебез теккән курчакларны театр уйнаганда кулланабыз. Күмәк эш тау күчерә, диләр. Бергәләп башкарган хезмәтнең нәтиҗәсе дә матур була. Балаларның тырышып кулдан курчак тегүләре күңелгә рәхәтлек бирә,- ди “Мальвина” марионеткалар халык театры җитәкчесе Әминә Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев