Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында бөек педагогны искә алдылар

24 мартта Мирный бистәсе мәдәният йортының иҗат хезмәткәрләре шәһәр китапханәсе белән берлектә, илебез педагогика мәктәбенә нигез салучы Константин Ушинскийның 200 еллыгына багышланган “Сезгә рәхмәтебез” - юбилей кичәсе үткәрде.

Чарада катнашучыларга бөек педагогка багышланган презентация күрсәттеләр һәм юбилярның биографиясе турында сөйләделәр. Константин Ушинский бөтен ил педагогикасы өчен фундаменталь нигез булган күп кенә методик һәм уку әсбаплары авторы булды.
Авторның "Туган тел сүзе" Россия империясендә 140 тапкыр басылып чыкты, ә аның башлангыч мәктәптә укыту методикасы бүген дә актуаль. Ушинский китапларында ярты гасыр дәвамында, берничә буын балалар үскән. Константин Дмитриевич Россиядә беренче булып балаларга башлангыч белем бирү өчен дәреслекләр чыгарды. Нәкъ менә аның юбилее 2023 елны педагог һәм остаз елы дип игълан итүгә сәбәп булды.

Фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев