Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең «Мирас» балалар вокаль-хореография ансамбле – «Безнең йорт — Татарстан» этнокультура фестивале лауреаты

Фестивальнең финалы Казанда Муса Җәлил опера-балет театры бинасында Халыклар бердәмлеге көнендә үтте.

Республика күләмендә уздырылучы «Безнең йорт — Татарстан» фестивалендә 31 районнан мең ярымга якын талант ияләре катнашты. Зәй данын яклаган Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Мирас» ансамбле төбәк турында җиңү яулап фестивальнең финалына үткән иде. Ә финалда алар лауреат исемен алдылар. Гала-концертта мираслылар «Халыклар күп — Ватан бер генә» девизы астында матур җырлары белән чыгыш ясадылар. Биредә үк иҗат коллективына тантаналы төстә лауреат дипломы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев