Зәйнең җирле шагыйрәсе Надежда Чепурнаяның “Аист на крыше” дип аталган китабының презентациясе булды
Кичә шәһәрнең үзәк китапханәсендә җирле шагыйрә, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты Надежда Чепурнаяның “Аист на крыше” китабының презентациясе булды.
Шагыйрә Надежда Чепурная “Әсирлектәге хәтер” шигырьләр җыентыгы, “Әле кичә...” повесте, “Минем гүзәл Ева” һәм башка китаплар авторы. Надежда Семеновнаның иҗатында өч хатын-кыз романын - "Минем гүзәл Ева", "Түбәдәге Ләкләк" һәм "Тәмамланмаган роман" әсәрләрен хатын-кыз әсәрләре дип атап була.
Чөнки алар эчтәлеге буенча кыска, әсәрләрнең үзәгендә ике кеше арасындагы романтик мәхәббәт сурәтләнә, ә финал оптимистик рухта тәмамлана. Аның барлык әсәрләрендә мәхәббәт темасы зур урынны алып тора. Ул табигатькә мәхәббәт, балаларга мәхәббәт, ир-атка мәхәббәт турында сөйли.
Кичәдә Надежда Семеновна үз шигырьләрен матур, тәэсирле итеп укучыларга җиткерде.
Китапханә хезмәткәрләре китаптан өзекләр укыдылар. Шагыйрә иҗатына мөккибән Венера Кухарь “Әкият” шигырен укыды.
Вера Дуболазова шагыйрәнең “Таныш түгел” дигән шигыренә музыка язган. Ул әлеге җырны җырлап та күрсәтте.
Мария Никитина, Алиса Альзинова, Вера Дуболазова башкаруындагы җырлар шигъри чараны бизәде.
Чарага килүчеләрнең автор автографы белән яңа китап сатып алу мөмкинлеге дә бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев