Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең иҗат коллективлары «Каравон» Бөтенроссия фестивалендә катнаштылар

Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда шөгыльләнүче «Русская душа» һәм «Злато» иҗат коллективлары бу ялларда Лаеш районы Никольское авылында узган «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә күркәм чыгышлары белән катнашты.

Инде күп еллар дәвамында әлеге матур фестиваль Татарстаныбызның Лаеш районы Никольское авылында уздырыла. Анда төрле төбәкләрдән җыелган фольклор ансамбльләр чыгыш ясый. Зәй коллективы да һәр ел саен фестивальгә чакыру ала. Быелгы бәйрәм чарасында да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашып, рус халык уеннарын уйнады, оста куллар ярминкәсен карады. 
“Каравон” – ул халык мәдәниятына, шөгыльләренә, таридицияләренә сакчыл караш үрнәге. Без Казанда да оста куллар үзәге ачып, анда декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре иҗат итүчеләрне тупларга җыенабыз”, - диде республика Рәисе.  
Фестивальне үз чыгышы белән ил эстрадасы йолдызы Татьяна Куртукова бизәде. Билгеле булганча, ул  «Матушка-земля, белая березонька» җырын башкару белән халык күңеленә керде. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Зәйнең «Русская душа» һәм «Злато» иҗат төркемнәре әлеге фестивальгә һәр ел саен чакыру алалар, үз чыгышларын бүләк итәләр. Соңыннан безнекеләр фестивальнең дипломнары белән бүләкләнде, дип хәбәр итә “Энергетик” Мәдәният сарае матбугат үзәге. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев