Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең балалар җыр-бию ансамбльләре этномәдәни фестивальдә район данын яклый

Бу көннәрдә Менделеевск шәһәрендә «Безнең йорт - Татарстан» (»Наш дом - Татарстан») республика күләмендәге этномәдәни фестивальнең төбәк туры үтә.

«Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестивале 2012 елдан халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи яктан баету максатын күздә тотып уздырыла. Ул республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән оештырыла. Анда Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре мәдәниятенең чагылыш табуына өстенлек бирелә.
Быел Зәйдән әлеге фестивальдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас", "Азаль" вокаль-хореография ансамбльләре катнаша.
"Без фестиваль өчен репертуарыбыздагы татар халык җырларын алдык, алар милли биюләр белән тулыландырылып жюри игътибарына тәкъдим ителде", - ди Әлфия Вәлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев