Зәйнең балалар музыка мәктәбендә консерватория доценты мастер-класс үткәрде
Кичә балалар музыка мәктәбенең баян классында «Һәркем үзләштерерлек белем» мәдәни-агарту проекты җитәкчесе Антон Попов мастер-класс үткәрде.
Мастер-класста укытучы инструмент төзелеше, инструмент артына дөрес утырту, тавыш һәм тембр, тавыш чыгару, уенның төп алымнары турында сөйләде. Анда музыка мәктәбе укытучылары һәм баян классында укучы Богдан Миронов катнашты. Богдан баян классы укытучысы Надежда Красильниковада белем ала. Ул музыка мәктәбенең IV сыйныфында укый. Ноталарны, уйнау техникасын бик яхшы үзләштергән. Аның дүрт рәтле баянда уйнавын консерватория укытучысы бик югары бәяләде. Богдан чит ил, рус һәм татар көйләрен баянда дөрес итеп, сыздырып уйнады.
Мастер-класстан соң, халыкара бәйгеләр җиңүчеләре, Казан дәүләт консерваториясе студентлары һәм укытучылары балалар музыка мәктәбенең концерт залында чыгыш ясадылар. Әлеге проектның җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясенең доценты Антон Попов үз төркеме белән безнең тамашачылар алдында беренче генә чыгыш ясамый. Төркемгә шулай ук аның аккордеон классы буенча студентлары Артур Ларин, Кристина Ларина, Максим Осянин керә. Бу юлы да алар тамашачылар алдында мавыктыргыч концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Рус, татар һәм чит ил композиторларының әсәрләрен зур осталык белән башкардылар. Музыка осталарының чыгышына тамашачылар югары бәя бирде.
Мәктәп директоры Дина Коронова музыкантларга рәхмәт әйтеп, ике арадагы хезмәттәшлекнең киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде
Форсаттан файдаланып, без Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты Антон Сергеевич Попов белән әңгәмә кордык.
-Антон Сергеевич, баян кулланышка күптән керсә дә, татар уен коралы түгел. Ләкин без аны үзебезнеке дип саныйбыз. Баянны татар уен коралы дип санау дөресме?
--Бездә баян һәм аккордеон белән танышырга теләүчеләр бик күп. Әлеге уен кораллары бик күпләрне үзенә җәлеп итә. Әмма мондый хәлгә гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки бу чыннан да искиткеч тембромлы халык музыкаль инструментының тавышы бик күп милләт кешесенең күңел хисләренә бик якын.
Бу уен коралы вакыт белән бергә үзгәрә, камилләшә, шуңа күрә һәрбер халык аны үзенә яраклаштыра. Шул исәптән, без дә. Беренче уен кораллары исә Италиядә эшләнгән. Кастельфидардо шәһәрендә баян ясый торган фабрикалар бик күп, ләкин аларда баян дигән төшенчә юк. Анда клавишлы аккордеон һәм төймәле аккордеон ясыйлар. Безнең баян, аңлашылганча, төймәле аккордеон була. Бу уен коралы Россиядә XVIII-XIX гасырларда ясала башлый. Тула каласында яшәүче музыкант Николай Белобородов беренче хроматик хромканы ясый, соңрак гармунчылар оркестрын оештыра. Сүз уңаеннан, без яраткан “тальян” атамасы да читтән кергән бит. Халык “итальян” дигән сүзне үзенә җайлаштырып әнә шулай кыскарткан. Ә Тулада, белгәнегезчә, хәзер дә гармуннар ясый торган фабрикалар бар. Әйткәнемчә, гармун бик күп мөмкинлекләр бирә, шуңа күрә аны һәрбер халык үзенә яраклаштырырга тырыша. Алай гына түгел, бик күп шәһәрләрнең үз гармуннары барлыкка килә.
-Баянның мөмкинлекләре зурмы?
-Хәзерге баян белән совет заманында эшләнгәнен чагыштырып булмый. Хәзергесен диапазон җәһәтеннән рояль белән тәңгәлләштереп була. Ә инде бөтен мөмкинлекләрен дә файдалансак, орган белән чагыштырырга мөмкин. Димәк, без орган өчен язылган музыканы, әйтик, Иоганн Бах, Макс Регер әсәрләрен уйный алабыз. Шулай ук классик әсәрләрне дә башкарып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев