Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйнең балалар ансамбльләре - фестиваль җиңүчеләре

“Сандугач сайрар илем” балалар иҗат бәйгесендә “Азаль” һәм “Мирас” ансамбльләре беренче урыннарны яуладылар.

“Татнефть” ААҖнең “Рухият” хәйрия фонды тарафыннан оештырылучы “Сандугач сайрар илем” балалар сәнгате бәйгесе быел да Әлмәт шәһәрендә зур бәйрәм төсен алып үтә. Билгеле булганча, бәйге аерым башкаручылар, вокаль ансамбльләр, хореография төркемнәре арасында оештырыла. Гыйнвар азагында аерым башкаручылар үз талантларын күрсәткән иде. Анда Риана һәм Зарина Гариповалар, Сабина Асадова ("Азаль" ансамбленнән) икенче урынны алдылар. "Мирас" ансамбле солисты Александра Шишмагаева беренче урын яулады. Ә шәһәр музыка мәктәбеннән биш бала район данын яклады. Алар - Айзилә Бәдретдинова, Арина Бочкарева, Анита Лемехова, Глеб Макаров, Ралина Шәрәпова. Балаларны бәйгегә педагоглар Зөлфия Долгова, Лилия Гыйлаева әзерләде. Арина белән Глеб III дәрәҗә лауреат булдылар.

Бу көннәрдә мәртәбәле жюри вокаль ансамбльләр арасында иң-иңнәрне ачыклады. Төрле яшь төркемнәрендә шәһәребезнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршында эшләүче “Азаль” һәм “Мирас” вокаль-хореография ансамбльләре, шәһәр музыка мәктәбеннән “Күбәләк”, “Лель” иҗат төркемнәре катнашты.

Нәтиҗәдә 7-9 яшьлекләр төркемендә "Азаль" ансамбле I дәрәҗә лауреат исемен алды. Ә “Мирас” ансамбле 13-15 яшьлекләр төркемендә I дәрәҗә лауреат булды.

“Күбәләк”, “Лель” вокаль ансамбльләре – фестиваль дипломантлары. Шул рәвешле, талантлы балаларыбыз инде дистә еллар дәвамында “Сандугач сайрар илем” фестивалендә җиңүләр яулап киләләр.

- Әлеге фестиваль Зәйнең берничә буын сәләтле балаларына җиңү шатлыгын тоярга ярдәм итте. Без бу балалар сәнгате бәйгесен оештыручы “Татнефть”нең хәйрия фондына бик рәхмәтле. Балаларның шат авазы яңгырап торган бәйге гомерле булсын! - ди Зәй районы мәдәният идарәсе башлыгы Әлфия Вәлиуллина.

Инесса Раббаниева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы