Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда эшләп килүче “Адымнар” татар мәдәнияте клубы бу көннәрдә кунаклар кабул итте
Аларның иҗади эшчәнлеге белән кызыксынып клубта Чаллының “Күңел” радиосы хезмәткәрләре булды. Журналистлар иҗат коллективы белән җылы очрашу уздырды. Кунаклар клубта катнашучылар белән бергә җырладылар, биеделәр, аралаштылар һәм күңелле вакыт үткәрделәр.
Коллектив җитәкчеләре Фәннур Миңнекәев һәм Тәслимә Гәрәева кунакларга клубның иҗади тормышы турында сөйләделәр һәм киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Алда “Адымнар”ның тагын да кызыклы очрашулары, яңа идеяләре һәм иҗади уңышлары күп булсын.
- фото клубтан
Нет комментариев