Зәйлеләр — химия буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасы җиңүчеләре
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
11 - 13 гыйнварда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексының “Республика олимпиада үзәге” базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының VIII-XI сыйныфларында белем алучылар өчен химия буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды. Олимпиада нәтиҗәләре буенча, Зәйнең 3нче мәктәбе X сыйныф укучысы Алинә Шәйхуллава, 4нче мәктәпнең VI сыйныф укучысы Артём Тимофеев призерлар булды. Аларны олимпиадага 3нче мәктәп укытучысы Анна Романова һәм 4нче мәктәпнең химия укытучысы Вера Захарова әзерләде.
Фото мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев