Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйлеләр «Туым Жондозы» фестиваленең төбәк туры лауреатлары булдылар

Бүген «Туым Жондозы» фестиваленең төбәк туры Әлмәт районының Кәләй авылында узды.

Бүген «Туым Жондозы» фестиваленең төбәк туры Әлмәт районының Кәләй авылында узды. Биредә Чаллы, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарыннан иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар үзләрен сынады.

Зәйдән Сарсаз-Баграж мәктәбенең «Сандугач» балалар керәшен ансамбле, Аксар мәктәбенең «Тау чишмәсе» инструменталь ансамбле, Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Азаль», «Мирас» балалар вокаль-хореография ансамбльләре, аерым башкаручылардан Александра Шишмагаева чыгыш ясады.

«Азаль» һәм «Мирас» ансамбльләре — «Халык җырының заманча интерпретациясе», Александра Шишмагаева «Фольклор-эстрада вокалы» номинацияләрендә беренче дәрәҗә лауреат булып танылдылар. «Тау чишмәсе» ансамбле «Этник халык инструментлары ансамбле» номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Җиңүчеләрне котлап, алга таба финалда уңышлар телибез!

Фотолар район мәдәният идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев