Зәйлеләр Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ябуда катнашты
Бүген республика башкаласында «Казан Экспо» үзәгендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын ябуга багышланган тантана үтте. Чарада Зәйдән дә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкчелегендә зур делегация катнашты.
Биредә Идел буе халыкларының сәнгать кәсепләре тарихына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде һәм концерт булды. Анда Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сарае каршында эшләүче "Злато" ансамбле дә чыгыш ясады.
«Безнең республикада бөтен милләтләр һәм халыклар өчен яхшы шартлар бар. Милләтләр татулыкта яши. Бүгенге бәйрәм Ватаныбызда яшәүче халыкларның бердәмлеген раслый. Хәбәрләшеп эшләгәндә, дус-тату торганда гына без көчле була алабыз. Илебезгә басым булганда бердәм булуыбыз бик тә мөһим», - диде ул республика Рәисе үз чыгышында.
Бәйрәм чарасында Рәис исеменнән «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» муниципаль берәмлекләре арасында республика конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Шулай ук милли мәдәният, гореф-гадәтләребезне саклауга аеруча өлеш кертүчеләр бүләкләнде.
Алар арасында зәйлеләрнең дә күп булуы куанычлы. "Татарсан Республикасының авыл җирлекләрендә эшләүче муниципаль мәдәният учреждениеләре арасындагы иң яхшы китапханәчесе" исеме Лариса Кузнецовага бирелде. Ул 50 мең сумлык
сертификат белән бүләкләнде.
"Мәдәни ялны оештыру эшчәнлеге өчен" дипломы һәм 200 мең сумлык сертификатка "Энергетик" Мәдәният сарае директоры Светлана
Ревина лаек булды.
"Мәдәни башкала" бәйгесендә Мактау грамоталары белән Зәй музыка мәктәбе директоры Дина
Коронова, район мәдәният йортлары директоры Гүзәлия Гатина, Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина, район мәдәният идарәсе башлыгы Әлфия Вәлиуллина бүләкләнделәр.
Татарстан картасын чигүдә катнашкан һәм милли орнаментлар белән сөлге чигү осталыгын күрсәткән өчен авыл мәдәният йортлары җитәкчеләре Энҗе Әхмәтҗанова һәм
Екатерина Хрипунова дипломнар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев