Зәйлеләр язучы Зифа Кадырова белән очрашты
Берничә китап авторы , “Ел китабы” бәйгесе җиңүчесе, иң яратып укыла торган язучы Зифа Кадырова зәйлеләр белән очрашты. Очрашу Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар бүлеге китапханәчеләре тарафыннан оештырылды. Очрашуны китапханәче Лилия Әхмәтҗанова алып барды.
“Сагынырсың – мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Бәхеткә юл кайдан?”, “Яраларың белән яратырмын”, “Урланган яшьлек” – болар язучының иң күп укыла торган китаплары.
Яр Чаллы язучысы Зифа Кадырованың соңгы берничә ел эчендә бер-бер артлы дөньяга чыккан әлеге китапларын укыган кешеләр: “Аларны укый башлагач, ахырына кадәр җиткермичә туктап булмый”,- диләр. Райондашларыбыз арасында да Зифа Кадырованың иҗатын үз итүчеләр байтак. Әдәбиятка һич көтелмәгәндә килеп кергән язучының меңләгән укучысы бар. Аның китаплары берничә ел елның иң күп укыла торган китаплары исемлегенә кергән. Аның әсәрләрен Татарстан һәм Башкортстан театрлары сәхнәләштерә. Бернинди махсус белем алмаган, әдәбият кануннары турында хәбәрдар булмаган Зифа Кадырова иҗатының халык күңелен җәлеп итүенең сере – аның халыкчанлыгында.
-Берничә сәгать дәвам иткән очрашу эчкерсез аралашу чарасына әверелде. Аксар һәм Югары Шепкә авылы китапханәчеләре Зифа Кадырованың “Сагынырсың, мин булмам” әсәреннән өзек сәхнәләштерде, ә Сарсаз Баграж һәм Урта Баграж авылы китапханәчеләре аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
Һәркем автор-язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп калырга ашыкты. Язучыны китапханә директоры Сәрия Батршина сәламләп, зур иҗат уңышлары теләде.
“Халык мәхәббәте лауреаты” дип исемләнгән эчкерсез очрашу шәһәребезнең музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары чыгышлары һәм Алисә Альзинова башкаруындагы матур җырлар белән үрелеп барды.
Кичә кунаклары язучының иҗатын чагылдырган бай китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Очрашу җылы мөгамәләдә узды,- ди Лилия Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев