Зәйле Андрей Кузьмин рәссамнар пленэрында катнашты
Бу көннәрдә Казанда бөтен Россиядән, хәтта чит илләрдән килгән рәссамнарның борынгы Казан шәһәре темасына багышланган пленэры үтте. Әлеге мәртәбәле чарада райондашыбыз Андрей Кузьмин да катнашты.
Ул үзенең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битендә “Ике көнлек пленэр бик кызыклы үтте. Яңа танышларым барлыкка килде, тәҗрибәле рәссамнардан киңәшләр алдым”, - дип язган.
Андрей Кузьмин пленэр барышында Кытай рәссамы Ван Чун Лей белән дә танышкан. Ул аның белән алга таба да бәйләнештә булырга планлаштыра. Пленэрга Андрей үзенең “Спасская башня” эшен тәкъдим иткән.
Билгеле булганча, Андрей Кузьминның картиналарын зәйлеләр үзәк китапханә фойесында оештырылган күргәзмәдә дә күрә алалар.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев