Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә “Пой, русская душа” фестиваленең гала-концерты узды

Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Леонидовна Миронова истәлегенә “Пой, русская душа” II ачык рус җыры фестивлае оештырылды.

 

Быел  «Энергетик» Мәдәният сараеның фестиваль проекты Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән үткәрелде.

Светлана Леонидовна  талантлы җитәкче, педагог, якты, иҗади шәхес иде.
Аның иҗади тормышы рус җыры белән бәйле. 34 ел дәвамында Светлана Леонидовна Зәй муниципаль районында рус мәдәниятен популярлаштыруда армый-талмый көч куйды. Гомеренең соңгы көненә кадәр ул “Русская душа”, “Злато”, “Сударушки”, “Росток”, “Ладушки”, “Балачак планетасы” вокаль коллективлары, “Зәй тавышлары” ветераннар хоры белән җитәкчелек итте.

«Энергетик» Мәдәният сараена Татарстанның җиде районыннан 14 фольклор коллектив, 10 солист җыелды. Алар - рус җыры фестиваленең сайлап алу этабын узучылар. Финалга сайлап алу дистанцион режимда узды. Жюри составына Казан  филармониясе, Казан дәүләт мәдәният университеты вәкилләре керде.

Фестиваль финалистлары өчен гала-концертка кадәр мәдәният университеты укытучылары Евгения Угрюмова һәм Оксана Комиссарова, шулай ук Казан шәһәр филармониясе солисткасы, җырчы Ясмин (Светлана Минеева) тарафыннан мастер-класслар оештырылды.

Гала-концертта сәхнәдән күпләр яраткан рус халык җырлары, шулай ук төрле еллардагы авторларның фольклор композицияләре яңгырады. Иң өлкән катнашучыга — 80, иң яшенә  алты яшь иде.

II ачык рус җыры фестиваленең финалында катнашучылар дипломнар һәм кубоклар, татлы күчтәнәчләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев