Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә мәдәният хезмәткәрләре киңәште

“Энергетик” Мәдәният сараенда мәдәният идарәсенең кече коллегиясе үтте.

Авыл җирлекләрендә үзәк китапханәнең – 29, район мәдәният йортының 38 филиалы бар. Мәдәният учакларында 353 кеше хезмәт куя, шуларның 219ы - мәдәният өлкәсе белгечләре.

Мәдәният идарәсе башлыгы Әлфия Вәлиуллина сүзләренчә, мәдәният хезмәткәрләренең 2022 елда уртача хезмәт хакы 36089 сум тәшкил иткән, бу 2021 ел белән чагыштырганда, 12,5 процентка артык.

Узган ел районда 6 меңнән артык чара уздырылды. Ел дәвамында барлык чараларда юбилей символикасы булган атрибутика - киемнәр, бейсболка, сувенирлар кулланылды.
Зәй шәһәренең 370 еллыгына багышланган чаралар планы кысаларында 22 гыйнварда балалар музыка мәктәбенең 60 еллык юбилее билгеләп үтелде. Зәй шәһәренең юбилеена татар эстрадасы артистлары, районыбызда туып үскән Айдар Сөләйманов, Марат Галимов һәм Ясмин башкаруында Зәйнең үз гимны барлыкка килде. Шулай ук юбилей кысаларында предприятие һәм оешмалар арасында “Җир шарының иң яхшы шәһәре” үзешчән сәнгать һәм халык иҗаты фестивале узды. Анда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, мәктәпләр, политехник колледж, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмалары катнашты. Фестивальнең приз фонды 370 мең сум тәшкил итте.

Һичшиксез, район мәдәният тормышындагы зур вакыйга шәһәрнең 370 еллыгына багышланган “Уйна, гармун!” телевизион тапшыруын төшерү булды. Ул 28 апрельдән 1 майга кадәр “Энергетик” Мәдәният сарае мәйданында, районның иң матур җирләрендә төшерелде. Районыбызга багышланган тапшыру Беренче каналда күрсәтелде.
“Энергетик” Мәдәният сараеның “Мирас”, “Азаль” халык җыр һәм бию ансамбльләре, “Улыбка”, “Магия” бию ансамбльләре, “Кайнар йөрәкләр” концерт төркеме җырчылары, “Адымнар” татар мәдәнияте клубы Халыкара, бөтенроссия, республика бәйгеләрендә чыгыш ясап, призлы урыннар яулады.

2022 елда туган як тарихын өйрәнү музее тарафыннан Мәктәп тавы һәм Иске Зәй яр буе мәйданы максималь файдаланылды. Халык һәм кунаклар өчен экскурсияләр, тарихи күзәтүләр һәм чаралар үткәрелде.

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә “Татнефть” хәйрия фондыннан 700 мең сумлык грант отты. Киноучреждение “Кинозал – тигез мөмкинлекләр” социаль проектын 429400 сумга гамәлгә ашырды, шуның 70760 сумы җирле бюджеттан бүленгән иде.
Грант нигезендә Югары Мәлем мәдәният йортына 20 млн сумлык капиталь төзекләндерү үткәрелде, шул исәптән 5 млн сумы – җирле бюджеттан.

Халык иҗатын популярлаштыру һәм саклау эшенең бер формасы булып фольклор экспедицияләр тора. Августта шундый экспедиция районыбызда булды. Экспедиция районыбыз территориясендә яшәүче керәшен халкының этнография, фольклор, декоратив-гамәли сәнгате материалларын җыю өчен килде. Җыелган материаллар Казанның Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгенә саклауга куелды.
Мәдәният учреждениеләре Цифрлаштыру елы кысаларында мәгълүмати ресурсларны активрак куллана башладылар. Барлык учреждениеләрнең сайтлары, ВКонтакте социаль челтәрендә битләре булдырылды.

2022 елда «Пушкин картасы» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итте. Проектның максаты – балаларны һәм яшьләрне сәнгать һәм сәнгатьне өйрәнүгә актив җәлеп итү. Программага Россиянең барлык төбәкләрендәге театрлар, музейлар, концерт заллары, филармония, китапханәләр, мәдәният сарайлары кушылды. Бүгенге көндә “Пушкин картасы” проектында “Энергетик” Мәдәният сарае, балалар музыка мәктәбе, туган як тарихын өйрәнү музее һәм киноучреждение катнаша. Узган ел «Пушкин картасы» проекты буенча мәдәният учреждениеләре тарафыннан 1 млн 865 мең 400 сум акча эшләнгән.
Мәдәният идарәсе 2023 елга район мәдәният йортына һәм үзәк китапханәгә “Пушкин картасы” проекты кысаларында эш башлау, мәдәният учреждениеләренә шәһәр-районның мәгариф учреждениеләре белән берлектә “Пушкин картасы” проекты кысаларында эшләү алгоритмын җайга салу (акча районда калырга тиеш); мәдәният учреждениеләренә яшь кадрлар җәлеп итү, иҗат коллективларының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү; мәдәни-ял итү учреждениеләренә яңа иҗади коллективлар булдыру өстендә эшләү һәм мәдәни-иҗат эшчәнлеге өчен шартлар тудыру; шулай ук традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалау эшен дәвам итү; балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү эшен көчәйтү; мәдәният белгечләрен максатчан укыту буенча планлы эш алып бару бурычларын куйды.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев