Зәйдә этнографик экспедиция нәтиҗәләре буенча “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү булды
Узган җәйдә Казаннан Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәге белгечләре Зәй районы авыллары буенча экспедициядә булдылар. Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда фольклор-этнографик экспедиция нәтиҗәләре буенча “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү булды.
Чарада район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, этномузыка белгече, фольклорчы галим Геннадий Макаров, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры, республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре Людмила Белоусова катнашты.
Петр Уразайкин “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән сәламләде.
-Зәйдә төрле милләт вәкилләре дус-тату, гореф-гадәтләр алмашып, бәйрәмнәрне бергә үткәреп яши. Районыбыз бай мәдәни мираска һәм тарихка ия. Милли сәясәтне тормышка ашыруда этник мәдәнияткә зур әһәмият бирелә. Яшь буынга районда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын җиткерүдә зур эш алып барыла, - диде чыгышында Петр Сергеевич.
Людмила Белоусова экспедиция нәтиҗәләре буенча район авыл мәдәният йортлары директорларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
- Зәйлеләр актив, районда зур эшләр алып барыла, әмма бу эшләрне республикакүләмендә дә күрсәтәсе иде. Керәшен мәдәният үзәге белгече Илүзә Галиуллина - районыгызның Югары Мәлем авылы кызы. Ул бүгенге көндә Казан мәдәният институтында магистратурада укый. Ул - безнең керәшен мәдәнияте буенча алыштыргысыз белгечебез, зәйлеләр безгә шундый әзерлекле кыз бирделәр. Илүзәгә Зәйдә салынган оеткы районда фольклор-этнографик юнәлештә зур эш алып барылуы турында сөйли, - диде Людмила Даниловна.
Геннадий Макаров экспедициянең төп максаты авылларда сакланган керәшен культурасының асылын өйрәнеп, аны халыкка җиткерү иде дип белдерде.
- Зәй - традицияләргә, мәдәни кыйммәтләргә бай район. Аларны башкаларга күрсәтү буенча да матур адымнар ясала сездә. Шулай да балалар белән дә әлеге юнәлештә ныклап эшлисе иде. Хәзер авылларда балалар саны аз, шуңа күрә шәһәрдәге сәнгать, музыка мәктәбендә дә этномәдәни кыйммәтләрне балаларга җиткерү юнәлешендә җитди эш алып барырга кирәк, - диде Геннадий Михайлович.
Шулай ук “Зәй керәшеннәренең традицион костюмнары үзенчәлекләре” темасына Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәге белгече Ирина Муллина чыгыш ясады. Аннан чарада катнашучылар районыбыз авылларында экспедиция буенча төшерелгән фильмны карадылар. Һәр авылның үзенә генә хас җырлары, йолаларын кызыксынып күзәтте алар. Соңыннан этник вокал буенча - Геннадий Макаров, халык биюләре буенча үзәк белгечләре Марина Казакова, Илүзә Галиуллина мастер-класс күрсәттеләр.
Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев