Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә «Әйлән-бәйлән» район фестиваленә йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләделәр

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан район авыл мәдәният йортлары арасында «Әйлән-бәйлән» фестивале узды.

Фестивальдә 28 авыл мәдәният йорты катнашып, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яңартып күрсәтте.


«Фестиваль халык уеннарын саклап калу, мəдəнияткə, телгə, гореф-гадəтлəргə, йолаларга карата, Татарстан Республикасында яшəүче халыкларга хөрмәт тəрбиялəү максатыннан оештырылды. Шунысын да билгеләп китү урынлы булыр, анда өлкәннәр белән бергә яшь буын да катнашты. Ә бу исә йола, гореф-гадәтләребезне дәвам итүче, киләчәк буынга тапшыручы мирасчыларыбыз үсеп килә дигән сүз», — ди район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.


24 ноябрьдә «Әйлән-бәйлән» район фестиваленә йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләделәр. Дүрт-Мунча авыл мәдәният йорты җиңүче дип игълан ителде һәм алар 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Югары Мәлем һәм Аксар мәдәният йортлары икенче урынга чыкты. Алар 15 мең сумлык серификатларга ия булды.

Карман белән югарышепкәлеләр өченче урында һәм аларга 10 мең сумлык сертификатлар бирелде.


Фотолар район мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев