Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй үзәк китапханәсендә хокук дәресе үтте

Кичә үзәк китапханәдә 4нче мәктәпнең IX Б сыйныфы укучылары өчен “Кеше.Закон.Хакыйкать” клубы кысаларында «Безнең тормыш законнары» хокукый уены узды.

Китапханәче укучыларны бала хокуклары, Россия Конституциясендә бәян ителгән төп хокуклар белән таныштырды. Уен биремнәре барышында укучылар катлаулы тормыш ситуацияләрендә үзләрен ничек тотарга кирәклеген белделәр, теге яки бу гамәлләрнең нәтиҗәләрен күрергә өйрәнделәр.

Балалар әдәби - хокук бәйгесендә, “Бездә – Россиядә”  викторинасында, “Тылсымлы квадрат”, “Кайда хокук, кайда бурыч” уеннарында актив катнаштылар.

“Яшүсмер һәм закон”, “Вазифаларсыз хокук юк” видеороликларын карадылар.

 
-Кеше хокукларына багышланган  уен балаларга хокукый өлкәдә күп кенә кызыклы яңалыкларны белергә ярдәм итте, бу, һичшиксез, тормышта һәм укуда кирәк булачак,- ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

 

Фотолар үзәк китапханәдән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев