Зәй үзәк китапханәсендә укучылар завод белгечләре белән очрашты
Узган атнада үзәк китапханәдә “Яшьтәш” һөнәри юнәлеш бирү клубы кысаларында “Техно ритмында “ темасына 7 нче мәктәпнең VIII А сыйныф укучылары “ ТЕХНО” заводы филиалы вәкилләре - баш технолог Олег Алексанин һәм директор урынбасары Дмитрий Цыс белән очрашты.
Кунаклар, балаларга һөнәрләр, заводтагы белгечлекләр, аларның үзенчәлекләре, предприятиедә эшләү юнәлешләре һәм өстенлекләре турында сөйләделәр.
Шулай ук безнең төбәктә әлеге профильдәге һөнәрләрнең актуальлегенә һәм кирәклегенә басым ясадылар.
Очрашу җылы атмосферада узды. Чыгыш “ТЕХНО” заводы турындагы презентация белән үрелеп барды.
-Мондый чара укучыларга әлеге производство турында тулы мәгълүмат бирә, булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайларга, шулай ук булачак абитуриентларны уку йортларына җәлеп итәргә мөмкинлек тудыра,- ди чараны оештыручы баш китапханәче Лилия Хафизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев