Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй үзәк китапханәсендә күргәзмә ачылды

Үзәк китапханәдә кул эшләре остасы Валентина Домнинаның күргәзмәсе ачылды.

Валентина Васильевна традицион рус чигүенә өстенлек бирә. Һәр эшне әзерләү - күп хезмәт, озак вакыт сорый. Кайвакыт композиция ясау уйлаган мизгелдән алып аның төгәлләнүенә кадәр ярты елдан артык вакытны ала. Күргәзмә өчен урын очраклы сайланмаган, чөнки Валентина Васильевна озак еллар дәвамында үзәк китапханәнең даими укучысы булып тора. Аның эшләренең сюжеты күптөрле. Анда матур пейзажлар, анималистик композицияләр, матур букетлар, жанрлы күренешләр һәм дөнья рәсем сәнгате шедеврларының күчермәләрен күрергә була.

-Бу гаҗәеп тере киндер картиналарда буяулар шундый оста бирелгән. Күргәзмәгә 17 эш куелды. Бөтен эшләр дә гаҗәеп матур, тәэсирле, аларга остазның күңел җылысы салынган. Барлык сәнгать сөючеләрне көтеп калабыз. Күргәзмә ай буе эшләячәк, - ди китапханәнең сәнгать бүлеге китапханәчесе Светлана Трифонова.

Фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев