Зәй үзәк китапханәсендә газета укучылар җирле журналистлар белән очрашты
10 февральдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә “Каләм көче” дип исемләнгән чара узды.
Кичәгә җирле газета хезмәткәрләре чакырылган иде. Журналистлар белән очрашу китапханәнең сәнгать бүлегендә башланып китте. Китапханә директоры журналистлар белән очрашуны үзенчәлекле танышудан башлады. Һәр очрашуга килгән журналист уен формасында үзе белән таныштырды, онытылып бара торган уеннар ярдәмендә без коллегаларыбызның үзебез дә белмәгән күп кенә якларын ачтык.
Очрашу барышында һәр газета хезмәткәре белән әңгәмә оештырылды. Сәламләү сүзе белән китапханә директоры Сәрия Батршина чыкты.
Газеталарыбызның штаттан тыш хәбәрчеләре һәм газетаны яратып укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашуга килгән тамашачылар “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” газеталары хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Газетабызның иң актив хәбәрчеләре Фәния Әгъзамова, Әнисә Шәфиева, Надежда Чепурная, Людмила Симонова газета оешу тарихын искә алдылар, журналистларга шигырь юллар белән иҗади уңышлар теләделәр.
4нче мәктәп укучылары, “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, җырчы Тәслимә Гәрәева чыгышлары кунакларның күңеленә хуш килде.
Очрашуга “Вакытлы матбугат дөньясы” дип исемләнгән күргәзмә дә әзерләнгән. Анда җирле газеталарның төрле елларда чыккан номерлары куелган иде.
Фотолар үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев