Зәй укучылары «Россия» күргәзмәсенә бардылар
4-6 апрельдә Зәйнең «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары Мәскәүдә ВДНХда уза торган «Россия» Халыкара күргәзмә-форумына экскурсиягә бардылар.
«Россия» күргәзмәсе — мега-масштабтагы чара. Биредә Россиянең барлык төбәкләре дә үзләренең иң яхшы һәм прогрессив эшләнмәләрен тәкъдим итә.
Экскурсия «Беренчеләр хәрәкәте» чараларын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Анда актив тормыш позициясе булган, төрле конкурсларда җиңүче һәм призер булган егет-кызлар катнашты.
Мансур Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы Алена Мәхмүтова форумнан кайткач, безнең белән уй-кичерешләре белән уртаклашты.
—Без Зәйдән Мәскәүгә
"Беренчеләр хәрәкәте«ннән 52 кеше бардык. Җитәкчебез Наталья Алчина булды, ул районда әлеге хәрәкәтнең башында тора. Миңа форумга бару бәхете республика фән олимпиадаларында җиңүем, төрле бәйгеләрдә катнашуым нәтиҗәсендә елмайды.
Без ВДНХ павильоннары буйлап йөрдек, иң тәэсирләндергәне Россия регионнары павильоны булды, анда безгә ил төбәкләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Бер көн эчендә без җиде павильонда — «Россия», «VK», «Цифрлы технологияләр», «Сбер», «Калайдер», «Беренчеләр хәрәкәте», «Е» павильоннарында булдык.
Мәскәүгә шундый зур форумга бару мөмкинлеге тудырган өчен район җитәкчеләренә рәхмәтлебез. Экскурсиядән җылы тәэсирләр белән кайттык. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Ягафарова һәм рус теле укытучысы Татьяна Салиховага рәхмәт әйтәсем килә. Алар минем республика дәрәҗәсендәге фән олимпиадаларына әзерләп, җиңүләр яулауда зур көч куйдылар.
Экскурсиядән үз илебез өчен горурлык һәм Россияне тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк төрле инициативаларда катнашу теләге белән кайттык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев