Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй районы Сәвәләй авылында чыршы ачу бәйрәме үтте

Үткән якшәмбедә Сәвәләй авылында чыршы ачу бәйрәме үтте.


-Авылларда яшәүче халык еш кына районда уздырылучы чыршы бәйрәмнәренә бара алмый. Шуңа күрә без мондый чараны үзебезнең авылда оештырырга булдык. Әллә кая барып йөрисе юк, аннары, бер-берсен яхшы белгән авыл халкы белән күңел ачу да үзе бер рәхәт, – ди Сәвәләй мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.
Чыннан да, бу көнне чыршы ачу бәйрәменә кеше шактый килгән иде. Олысы-кечесе җырлар җырлап, биеп, шигырь сөйләп күңел ачтылар, бәйрәмне оештыручылардан тәм-томнан торган бүләкләр дә алдылар. Әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы, әкият геройлары да бәйрәмгә килгән балаларны, авыл халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Бу көнне авыл кешеләре рәхәтләнеп ял иттеләр.
Фотолар Сәвәләй мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев