Зәй районы Сәвәләй авылы мәдәният йортында “Халкымның йолалары” танып-белү сәгате узды
Кичә Сәвәләй мәдәният йортында “Халкымның йолалары” танып-белү сәгате узды.
Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Сәвәләй авыл халкы да әлеге гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап яши. Шундый йолаларның берсе – Боламык бәйрәме. “Боламык – ул бары безнең -керәшеннәрнең бәйрәме”, - ди Сәвәләй халкы. Нәрсә соң ул Боламык бәйрәме?
Боламык бәйрәмен икенче төрле Чүк бәйрәме дип йөртәләр. Сәвәләйдә аны яшьләр бәйрәме дә диләр. Элек Боламыкны яшьләр, якын-тирә авыллардан килгән егетләр-кызлар Зәй елгасы буенда бәйрәм иткәннәр. Керәшен халкының милли киемнәрен киенеп, җырларын җырлап, яшьләр төрле уеннар уйнап күңел ачканнар, шунда танышканнар.
Керәшеннәрдә бу сорауларга аңлатма бар. Чүк – яңгыр боткасы пешерә торган йола. Яңгыр яумаган, корылык килгән җәйләрдә, авыл өлкәннәре җыелып, су буенда, берничә казанда ботка пешергән, табигать көчләреннән яңгыр явуын, игеннәр мул үсүен сорап келәү үткәргәннәр. Ботка белән сыйланып алгач, балалар чиләкләргә су тутырып, урамда кичкә чаклы су сибешкән. Ул көнне су белән коенган кешеләр балаларга карата үпкә белдермәгән, бары тик яңгыр явуын гына теләгән.
-Көтү кайтканчы су сибешә торгач, авыл коеларында су калмый, Чүк узгарган көнне яңгыр яумаса да, берничә көннән ява иде, әллә келәүләрне Алла ишеткән, әллә шулай туры килә иде, дип искә ала авыл өлкәннәре”, - ди Сәвәләй мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.
Фотолар Сәвәләй мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев