Зәй районы Поповка авыл клубында түгәрәкләрдә балалар рәсем ясый
Кичә Поповка авыл клубында балалар кышкы темага рәсем ясадылар. Үзенең кар-бураннарын ияртеп, көткән кыш та килеп җитте.
Әле кичә генә кара булган җир ап-ак кар белән капланган. Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә. Өр-яңа җирләрне үзләштергәндәй, беркем дә аяк басмаган яңа яуган карга эз салып баруы − үзе бер могҗиза. Яңа яуган кар өстендә тормышның бар сулышы ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы якта − ат чанасы эзе. Мондый хозурлык бары кыш көне генә була ала.
Поповка авыл клубына түгәрәккә җыелган балалар әлеге күренешләрне рәсем итеп ясады.
-Балалар рәсемнәреннән “Кышкы могҗиза” исемле рәсемнәр күргәзмәсе оештырдык, күргәзмә Яңа ел бәйрәменә ямь өстәп торачак, - ди авыл клубы сәнгать җитәкчесе Зинаида Владимирова.
Фото авыл клубыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев