Зәй районы Иске Маврин авыл клубында хәтер сәгате узды
Кичә Иске Маврин авыл клубында “Ленинград-хәтер һәм авырту” дигән хәтер сәгате үтте.
Ленинград блокадасы Бөек Ватан сугышының иң куркыныч, авыр көннәре булып тарих битләренә кереп калган. Бүген, 27 гыйнварда, Ленинградны азат итүгә 80 ел тулды.
“Үткәнен белмәгән, киләчәген дә белмәс”,- ди халык. Шуңа күрә Иске Маврин авыл клубы хезмәткәрләре ленинградлылар өлешенә төшкән коточкыч блокадалы елларны һәм шәһәрне азат итүче солдатларның каһарманлыгын искә төшерделәр.
-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында халкыбызның батырлыгы турындагы хәтерне саклау, Ленинград блокадасы халкыбызның батырлыгына горурлык хисе уяту, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү,- чараның төп максаты ди клуб мөдире Надежда Некрасова.
Фото авыл клубыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев