Зәй районы Чыбыклы мәктәбенең үткәне – тирәндә
Чыбыклы авылы мәктәбенең тарихын, Идел буе төбәгенең барлык өлкәләрендәге кебек үк, Идел буе Болгарлары ислам динен кабул иткәч ачылган мәдрәсәләр башлап җибәргән.
Барлык татар балалары кебек, Чыбыклы авыл балалары да мәдрәсәдә яки муллалар һәм остабикәләрнең өйләрендә белем ала торган булганнар.
Мәдрәсәле авыл
1910 елга кадәр Чыбыклы авылында Садри мулла мәдрәсәсе дигән мәдрәсә булган. Ул Габделхак Гыйльфанов ихатасының югары ягында урнашкан. Балаларның бер өлеше – шул мәдрәсәдә, икенче өлеше Сәгыйдулла мөәзин йортында укыганнар. Ир балалар белән кыз балаларны укыту аерым-аерым алып барылган. Сәгыйдулла мөәзин вафат булгач, аның урынына Уратмадан мулла Габдрахман Исхаков кайткан. Садрый мулла мәдрәсәсен үзенең ихатасына күчергән (хәзерге Вәкил Гайнуллин урыны), ә мәдрәсә урынына Габдрахман мулла үзенә йорт салдырган. Мәдрәсәдә Сафифә исемле мөгаллимә укытканы да билгеле.
1905-1907 елларда Россиядә милли-азатлык хәрәкәте көчәю һәм революциянең кысрыклавы патша хөкүмәтен ташламалар ясарга һәм милли изүне берникадәр йомшартырга мәҗбүр иткән. Россия халык-лары телендә газета һәм журналлар чыгарыла башлаган, культура- агарту оешмалары төзелгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1910 елда Чыбыклы авылында да “Әмирхан мәктәбе” дип йөртелгән бина төзелгән. “Әмирхан мәктәбе”ндә яшүсмер ир балалар өчен рус-татар мәктәбе эшли башлаган. Анда Солтан исемле мөгаллим укыткан. Бу мәктәптә рус теле укытуга игътибар көчле булган. Рус телен Миргазыян Крымов дигән мөгаллим өйрәткән. Бөек Ватан сугышы вакытында ул дивизия белән командалык иткән, 1945 елда Чехославакиядә һәлак булган. Аны белүчеләр “генерал иде ул”, ди торган булганнар.
Земство мәктәбе
1864 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән “Губерна һәм өяз учреждениеләре турында положение” нигезендә Россиядә земство идарәсе урнашкан. 1886 елда губерна һәм өяз мәктәп советлары оешкан. 1874 елда мәктәп инспекторы вазифасы гамәлгә куелган. XIX гасырның 60нчы еллары ахырына авыл мәктәп – мәдрәсәләренең дә бер өлеше земстволар карамагына күчкән. Ул мәктәпләрне земство мәктәпләре дип атаганнар. 1911 елда Чыбыклы авылында земство мәктәбе ачылган.
Мәдрәсәдән аермалы буларак, земство мәктәбенә парталар, шкафлар, класс такталары, атласлар, география, карталары кебек күргәзмә әсбаплар китергәннәр. Мәктәп ачу тантанасына Федотоводан земство начальнигы, Чыбыклыга якын яшәүче бояр А. Д. Холодовскийның управляющие Иван Гладков, берничә мулла һәм шул мәктәптә укытырга яңа килгән мөгаллим Шәйхислам катнашкан. Шәйхислам Каратай авылыннан булганлыктан, халык телендә аны Каратаев дип йөрткәннәр, үз фамилиясен хәтерләүче юк.
Шәйхислам, мөгаллим, муллалар белән уртак тел таба алмау сәбәпле, 1913 елның март аенда эшеннән киткән. Аның урынына патша сараенда гренадер булып хезмәт иткән Шәйхразый Гыйльманов килгән. Ул тумышы белән Пәнәче авылыннан булган.
Земство мәктәбендә математика, география, биология, Чыңгыз хан тарихы, тел гыйлеме кебек фәннәр укытылган. Укучылар Габдулла Тукай шигырьләре, Александр Пушкин кебек рус классикларының кайбер әсәрләре белән таныша алганнар. Земство начальнигы килеп, укучылардан имтихан ала торган булган.
Укытучылар авыл яшьләре белән аралашып яшәгәннәр, кичләрен яшьләр укытучылар янына мәктәпкә килгәннәр. Шәйхразый оста гармунчы да буларак яшьләрне үзенә тарткан. Беренче Бөтендөнья сугышыннан 1915-1916 елларда фронттан кайткан солдатлар белән берлектә укытучылар театр да оештырганнар.
1918 елда земство мәктәбе белән яшүсмерләр өчен оештырылган рус-татар мәктәбе берләштерелгән, шуннан соң ул авыл мәктәбе дип атала башлаган. Анда фәннәр буенча укыту кертелгән, 1920 елдан Закир Галимович Әбүбәкеров һәм Гөлсинә Әбүбәкеровалар укыткан (икесе дә Минзәләдә педкурслар тәмамлаган). 1920 елда бу мәктәптә 67 ир бала белем алуы теркәлгән.
1921 елда, Идел буенда ачлык булу сәбәпле, мәктәп эшләмәгән.
1922 елдан Ленин Декреты буенча яңача укыту башланган. Ул укыту ысулы җәдит ысулы дип аталган.
1929 елга кадәр бу мәктәпләрнең барысында да укыту гарәп алфавиты нигезендә алып барылган.
1929 елда авылда крестьян яшьләре мәктәбе (ШКМ – школа крестьянской молодежи) ачылган. Крестьян яшьләре мәктәбендә латин алфавиты буенча укыта башлаганнар. Бу мәктәпкә укырга күрше-тирә авыллардан да, ераграк авыллардан да килгәннәр.
Иван Карабашев крестьян яшьләре мәктәбенең беренче директоры булган. Ул киткәч, аның урынына Чернов (исемен хәтерләүче юк) фамилияле директор калган. Ул чорда мәктәптә Кирилл Минеев, Нәгыймулла Габидуллин, Шакир Исламов кебек укытучылар эшләгәннәр. Ерак авыллардан килеп укучылар өчен гомуми торак булдырылган. Укучылар саны арта барып, параллель класслар оештырылган.
1933-1934 уку елында күрше Якты Күл авылында тулы булмаган урта мәктәп ачылу сәбәпле, Чыбык-лыда крестьян яшьләре мәктәбе бетерелгән, башлангыч мәктәп кенә калган.
1933-1940 елларда мәктәп мөдире Нәгыймулла Габидуллин булган. Ул елларда Сөнгать Галимов, Александра Мухамова, Саҗидә Ильясова укытучылар булып эшләгәннәр.
1936 елда мәктәпкә педагогика училищесын тәмамлаган беренче дипломлы укытучы, Чаллы кызы Антонида Колчерина (аны Әминә апа дип йөрделәр) килгән. Ул Чыбыклы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләп, лаеклы ялга киткән.
1939 елда латин алфавитыннан рус алфавитына күчкәннәр. 1940 елда авылда җидееллык мәктәп ачылган. Укыту төрле биналарда – “таш мәчет” (иске мәктәп ихатасы), “агач мәчет” (Назыйм Рамазановлар янындагы урын) һәм “Әмирхан мәктәбе” дигән биналарда барган.
1933 елларда ук яңа мәктәп бинасы төзү планлаштырылган булган. Ул бина (халык аны агач мәктәп дип йөртә) 1940 елда төзелеп бетсә дә, кайбер җитешсезлекләре аркасында тапшырылмый торган.
Белем бирү – яңа бинада
1941 елның 1 сентябреннән яңа бина файдалануга тапшырылган (яңа бинага күчкәч, Якты Күл мәктәбендә укучы балалар да Чыбык-лы мәктәбенә кайтып укый башлаганнар). Мәктәпнең гомуми мәйданы 411 квадрат метр булып, ул 200 укучыны укытуга исәпләнеп төзелгән.
Проект мәктәптә 6 класс бүлмәсе планлаштырса, чынлыкта класс сыйфатында 8 бүлмә файдаланылган. Барлыгы 9 мич утын белән ягып җылытылган, класс бүлмәләре һәм укытучылар бүлмәсе керосин лампалары белән яктыртылган. Әлеге мәктәп 35 ел дәвамында авылның белем учагы булып хезмәт иткән (1986 елда сүтелгән). Җидееллык мәктәпнең беренче директоры – Хәмит Шәрифуллин. Аны Кызыл Армия сафларына алгач, директор булып Нәгыймулла Габидуллин калган, әмма озакламый Бөек Ватан сугышы башланган һәм ул сугышка киткән. Директор булып Семенов (исеме мәгълүм түгел), соңрак Минеев эшләгән.
Бу елларда завуч булып башта Камәрия Гомәрова, соңрак – 1943 елдан Варвара Кондратьева эшләгән. Башлангыч сыйныфлар укытучылары – Антонида Колчерина, соңрак Ульяна Краснова, Федора Брицова, Шәкүрә Исламова, Мәрьям Нуриева, Анна Кузнецова.
1962 елда – Габдулла Набиуллин директор, Җиһангир Сибгатуллин укыту бүлеге мөдире булган вакытта мәктәп сигезьеллыкка әйләнгән.
Җиһангир Сибгатуллин директор вакытта мәктәп бинасы нарат такта белән тышлатылган, укытучылар өчен ике торак йорт төзелгән, мәктәп ихатасы урам белән үк тигезләп яңадан рәшәткә белән әйләндереп алынган, урам буена тополь, өянке агачлары һәм акация куаклары утыртылган, интернат каршына хоккей мәйданчыгы ясалган, класс-кабинетлар, Суык-Чишмә авылы урманында палатка тибындагы пионер лагере оештырылган. Бу пионер лагеренда укучылар өч ел рәттән җәй көннәрендә икешәр смена ял иткәннәр.
1951 елда Канаш авылы балалары Чыбыклы мәктәбендә укудан туктаганнар, 1953 елдан – Якты Күл, 1970 елдан Сәрәпәле балалары, үзләрендә мәктәп ачылу сәбәпле, Чыбыклы мәктәбеннән киткәннәр. Чыбыклы мәктәбендә Чыбыклы һәм Суык-Чишмә балалары гына калган.
Шулай да, мәктәптә укучылар саны күп булу сәбәпле, агач мәктәптә кысан була башлаган.
Заманча мәктәп
1972 елда Җиһангир Сибгатуллин авылда яңа зур капиталь стандарт мәктәп төзү инициативасы белән ул вакыттагы Татарстан мәгариф министры Мирза Мәхмүтов янына бара. Шуның нәтиҗәсендә авылда яңа мәктәп бинасы төзелә башлый. 1976 елда кирпечтән салынган ике катлы мәктәп бинасы төзелеп файдалануга тапшырыла.
Урта мәктәпнең беренче директоры да Җиһангир Сибгатуллин була. Ул 1980 – 1984 елларда директор булып, урта мәктәпталәпләренә китереп, спорт залы, мастерской, пионер бүлмәсе, тарих, башлангыч хәрби әзерлек һәм авыл хуҗа лыгы кабинетларын җиһазландыра, ату өчен тир, корал саклау склады ясата. Укытуны кабинет системасына күчерә. Мәктәп территориясе һәм мәктәп бакчасы яңадан рәшәткә белән әйләндереп алына, мәктәп каршына Ленин бюсты куела.
Шул хезмәтләрен искә алып, 1993 елда Җиһангир Сибгатуллинга “Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исем бирелә.
1984 елдан мәктәп директорлары булып Илһам Әминов, Римма Солтанова, Иван Васильев, Сания Әхтәмова, Илфир Габидуллин, Эдуард Таймасов, Тимур Халиковлар эшләгән. Бүгенге көндә мәктәп директоры - Җәмилә Мөхәммәтҗанова.
(Язма элекке тарих укытучысы Җиһангир Сибгатуллинның «Чыбыклым – гомер бишегем» китабыннан файдаланып әзерләнде).
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев