Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй районы Аксар егете Рушат Зиннәтов хәйрия концерты уздырды

Рушат Зиннәтовны авылдашлары, райондашлары гына түгел, ә республикада яшәүчеләр дә оста алып баручы буларак белә.

19 мартта Аксар авылы мәдәният йортында “Шушы яктан, шушы туфрактан” дип аталган махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү өчен хәйрия концерты узды. Концерт кую идеясе белән шушы авыл егете Рушат Зиннәтов чыкты.

-Мин сәясәттән ерак торырга тырышам. Ләкин бу куркыныч хәлләр барыбызга да кагылды. Һәр гаилә ишеген диярлек шакый. Мобилизацияләнгән егетләр арасында минем авылдашларым да бар! Авылдашларымның хәлләрен иптәш егетләрдән, әти-әниләреннән белешеп торам. Андагы хәлләр белән таныш без. Безнең егетләр сынатмас. Озакламый исән-имин кайтырлар. Кергән барлык акча мобилизацияләнгән егетләр файдасына китәчәк! Безнең егетләргә, – ди Рушат Зиннәтов.

-Ике сәгать буе үзенең җырлары белән Рәмзил Зиннәтуллин, Марат Фәйрушин, Ринат Зиннәтов, Азат Зәртдинов, баянчы егет Ринат Насыйров һәм "Икенче сулыш” бию төркеме" тамашачыны ял иттерде. Зал тулы булды, тирә-як авыллардан, күрше районнан да кунаклар бар иде", – ди Аксар мәдәният йорты директоры Гүзәлия Миңнуллина.

Концерт ахырында мобилизацияләнгән егетләрнең әниләренә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Егетләрнең әниләре авылдашларына, концертта чыгыш ясаган артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

-Кадерле авылдашларыбыз, безгә эшләгән игелекле гамәлләрегез өчен чиксез рәхмәт Сезгә! Безне, яу кырында булган улларыбызны хөрмәтләп, шундый тирән эчтәлекле концерт оештырган өчен Рушат бик зур рәхмәт сиңа. Сезгә сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез. Кылган барлык изге гамәлләрегез дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан әҗер-савап булып, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Улларыбыз исән-сау кайтып, безне, сезне куандырсын, - ди махсус хәрби операциядәге егетләрнең әниләре.

Аралашып, бер-береңә терәк булып, ярдәмләшеп яшәү бик кирәк шул.

Фотолар Аксар авылы мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур күнелләргә ятышлы булды.Монда барысы да сыйган:туган нигез,туган авыл,туган тел кадере дә;,балачак истәлекләре, авылнын үткзне дә. Әниләргә җылы сүзләр,хөрмәтләү,бүләкләү дә булды.Рәхмәт.Шулай үк үзләреннән өлеш кертергә теләп килгән тамашачыларга да зур рәхмәт!