Зәй мәдәният хезмәткәрләре үзешчән театрлар иҗаты буенча фикерләште
30 майда Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында “Үзешчән театр иҗаты, заманча шартларда үсеш перспективалары» дигән темага район семинары узды.
Шәһәр мәдәният йортының иҗади хезмәткәрләре сәхнәдә хезмәттәшләренә Әминә Зарипова җитәкчелегендәге «Мальвина» халык марионеткалар театры һәм Любовь Мөбарәкшина җитәкчелегендәге «Калинушка» һәвәскәрләр берләшмәсе дәресләрен үткәрү буенча мастер-класс күрсәттеләр, презентация, доклад укыдылар. Спектакльләрдән өзекләр, калдык материаллардан ясалган курчаклар белән музыкаль номерлар күрсәтелде. Сәхнәгә шулай ук залдагы тамашачылар музыкаль миниатюраларны импровизацияләү өчен чакырылды. Мәдәният йорты фойесында театрларда кулланыла торган курчаклар күргәзмәсе оештырылды.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев