Зәй яшьләре — «Пушкин картасы» проектында актив катнашучылар
2023 елда Зәй районы яшьләре өчен «Пушкин картасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Космос» кинотеатрында Мәдәният министрлыгы һәм кино фонды ярдәме белән эшләнгән алтмыштан артык Россия фильмы күрсәтелде. Барлыгы 6365 тамашачы «Пушкин картасы» буенча билетлар сатып алган.
Проектның иң актив катнашучылары — Зәйнең 1, 3, 4, 6, 7нче мәктәпләре һәм татар гимназиясе укучылары, политехник колледж студентлары.
«Пушкин картасы» проекты — яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мәдәни чараларны бушлай карау мөмкинлеген бирүче дәүләт программасы.
Аның ярдәмендә яшьләргә музей, театр, күргәзмәләр, филармония һәм башка мәдәният учреждениеләренә федераль бюджет хисабына барырга мөмкин.
-Безнең районда программаны уңышлы тормышка ашыру — мәгариф учреждениеләренең дә казанышы. Педагоглар һәм сыйныф җитәкчеләре — мәдәният учреждениеләренең алыштыргысыз ярдәмчеләре. Алар балалар белән «Пушкин картасы» буенча мәдәният учреждениеләренә массакүләм килүләрне оештыралар, картаны куллануны даими мониторинглыйлар, якын арада карта буенча кайда нинд чарага барырга кирәклеген әйтәләр, — ди «Космос» кинотеатры директоры Нина Столбова.
2024 елның 1 гыйнварыннан «Пушкин картасы» яңадан биш мең сумга тулыланды, шуның ике меңен кинога билетларга сарыф итәргә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев