Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй “Энергетик” Мәдәният сараеның “Злато” вокаль ансамбле фестиваль лауреаты булды

11 февральдә Казанның Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Котков истәлегенә ХХХII рус хор музыкасы фестивале булды.

Фестиваль Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараеның “Рус җыры” халык хорына нигез салучы һәм алыштыргысыз җитәкчесе Александр Васильевич истәлегенә багышланды. 30 елдан артык тарихы булган фестиваль шәһәр күләменнән республика дәрәҗәсенә кадәр үсте, анда профессиональ башкаручылар һәм һәвәскәр коллективлар катнаша. Ул “Котков фестивале” халык җырлары бәйрәменә әверелде, аны тамашачылар да, катнашучылар да - Казанның һәм Татарстанның хор коллективлары һәм ансамбльләре түземсезлек белән көтеп ала. "Энергетик" Мәдәният сараеның "Злато" вокаль ансамбле "Ты цвети, Россия!" җыры белән чыгыш ясады һәм фестивальнең лауреаты булды.

Фотолар Мәдәният сараеннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев