Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй балалары курчак театры артистлары белән аралаштылар

Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә Түбән Каманың «Сөенеч» курчак театры чыгыш ясады.

  Аның җитәкчесе - Вәсилә Исмәгыйлева,  тумышы белән Түбән Кама районы Түбән Уратма авылыннан. Тик бала чагының күпчелек вакыты Аксар авылында, инде хәзер мәрхүм Флүрә апасының гаиләсендә узган.
 "Җәй көне Аксарга барыр өчен каникулларны көтеп ала идем. Бик матур, бай, кунакчыл авыл булып исемдә калды ул минем. Апамның күршеләре гел тәмле ризыклар пешерәләр, ә без аларга чәй эчәргә керә идек. Шуңа да Зәй сүзен ишетүгә минем күңелемә рәхәт булып китә”, -  дип искә алды театр җитәкчесе очрашу барышында. 
"Сөенеч" театрын Вәсилә Исмәгыйлева 5 ел элек оештырып җибәргән. Режиссер белеме, күптөрле оешмаларда милли чараларны оештыру тәҗрибәсе булган хатын-кыз үз курчак театрын җыярга була. Аның төп максаты - уен формасында балаларга тәрбия бирү, туган телне өйрәтү.  "Сөенеч" тә 20гә якын кеше эшли. Бу - режиссер, биюче, актерлар, музыка белгечләре һәм администратор. 
5 ел элек "Сөенеч" театры турында Түбән Камада гына белсәләр, бүген инде алар Яр Чаллы, Мамадыш, Менделеевск, Актаныш, Яңа Чишмә районнары балаларына яхшы таныш. Бүген аларның репертуарында 3 спектакль. Күптән түгел театр 300 мең сумга Грант та откан. Шуның кысаларында "Светик семицветик" әсәрен куярга йөриләр. Режиссер театрны ике телдә эшләрлек итеп оештыра. Яшерми, татар телен аңлаучы балалар елдан-ел кими. 
“Мисалга спектакль рус телендә булса,  без көйләрне, җырларны татар телендә куябыз. Шулай итеп милли рух өстибез,”- ди Вәсилә Исмәгыйлева. 
Үзәк китапханәдә артистлар "Куян белән Бүре" әкиятен күрсәттеләр. Тамашачы булып килгән 3 нче мәктәп укучылары артистларга кызыксындырган сорауларын да бирә алдылар. Очрашу аралашу формасында узды. Шул ук көнне театр Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә дә чыгыш ясаган. Актерлар, андагы балаларның тыйнак, җыйнак булуларын ассызыклады. Өстәвенә театр нигезендә курчак театры түгәрәге дә оештырып җибәргәннәр. Хәзер балаларның ата- аналары белән берлектә Кәрим Тинчуринның "Казан сөлгесе" әсәрен сәхнәләштерергә телиләр.
 "Зәй үзенең кунакчыл булуы белән исемдә калачак, һәм тагын чакырсагыз без әлбәттә киләчәкбез", - дип белдерде курчак театры җитәкчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев