Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Үзәк китапханәнең “Сөмбелә” клубында “Тормышның яме – хатын – кызда” дип исемләнгән чара узды

3 мартта Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә “Тормышның яме – хатын – кызда” дип исемләнгән чара узды. Чарада “Сөмбелә” клубына йөрүче кызлар катнашты.

Урамда яз җилләре исә. Яз битләребезгә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман…

Язлар матур, дибез. Бәлки, яз хатын-кызлар бәйрәме белән матурдыр?

Кичәне татар бүлеге китапханәчеләре котлаулар белән, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр теләп башладылар. Алар 8 март- Халыкара хатын кызлар бәйрәменең тарихы белән таныштырдылар. Килгән кунаклар викторина сорауларына җавап бирделәр. Табын артында оештырылган бәйрәм зур җанлылык, җылылык белән уеннар, җырлар, котлаулар белән аралаштырып барылды.

Фотолар үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев