Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Түбән Биш балалары әкият дөньясына сәяхәт иттеләр

Район үзәк китапханәсе агымдагы елда авыл китапханәләре арасында “Яраткан әкият геройлары” дип аталган фестиваль-конкурс оештырды. Конкурс-фестиваль үз эченә тугыз биремне үтәүне ала.

9 февральдә Түбән Биш авыл китапханәсе дә əлеге фестиваль-конкурска кушылды. Конкурс шартлары буенча тамашаларда бары тик балалар гына катнашырга тиеш.
Мәдәният йортына килгән кунакларны, тамашачыларны әкияти итеп бизәлгән зал каршы алды. Алар “Без әкият яратабыз”, “Әкиятләр илендә” дип аталган күргәзмәләр белән таныштылар. Балалар Абдулла Алишның “Мактанчык чыпчык һәм тыйнак сыерчык” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Снежана Габделхакова (Чыпчык), Илһам Хәлиуллин, Диана Никитина, Инзилә Шәйдуллина, Фаил Ибраһимов (Сыерчыклар), Александр Масленкин (Карчыга), Айгөл Асаева, Яна Аверьянова, Мөслеһедин Мансуров (Чебешләр) үз рольләрен бик оста итеп башкардылар. -Тамашачылар “Мин башлыйм - сез тәмамлагыз” уенын яратып уйнадылар. Флешмобта балалар төрле әкият геройлары булып киенеп чыктылар һәм шигырьләр сөйләделәр. "Үрү" биреме буенча макраме үрү буенча мастер-класс оештырдык. Аңа әзерлек алдан ук барды. Макраме үрү техникасы белән Наталья Вәлиәхмәтова таныштырды. Конкурс барышында катнашучылар җеплəрдән матур итеп ябалак үрделәр, -ди Түбән Биш авылы китапханәчесе Лариса Кузнецова.

“Әкият турында әкият” дип аталган биремдә укучылар Диана Никитина, Инзилә Шәйдуллина, Фаил Ибраһимов үзләре иҗат иткән әкиятне укыдылар. “Ачык микрофон” биреме буенча Наилә Габделхакова “Кызыл калфак” әкиятен сөйлəде һəм рус халык әкияте “Теремкəй”не бармак театры кулланып, үзенчəлекле итеп башкарды.

“Әкият геройлары парады” биремендә Диләрә Ибраева, Румия Фәрхетдинова, Арсений Михайлов, Инзилә Шәйдуллина, Руслан Абдрахманов, Миләүшә Биктимерова, Гөлназ Гыйниятуллина, София Токарева оста итеп чыгыш ясадылар.
Фойеда тамашачылар өчен “Маша һәм Аю”, “Иван һәм Убырлы карчык”, “Әкият геройлары белән” дип аталган фотозона эшләде.

-Берүзең генә берни дә оештырып булмый. Әкият бәйрәмен оештыруда булышканнары өчен Түбән Биш мәктәбе укытучыларына, аеруча Филсинә Гәрәевага, Ирина Мөхәммәтшинага, Гөлназ Хәлиуллина, Гөлнара Шиһабетдинова, тәрбияче Зөлфия Хәйруллинага, əти-əнилəргə, укучыларга, барлык мəдəният хезмəткəрлəренә, Алина Микаиловага, авыл җирлеге җитәкчеләренә олы рәхмәтемне җиткерәм, - ди Лариса Кузнецова.

Фотолар авыл китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев