Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Театр яктылыкка, нурга илтә

Бүген Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә.

Бу көн актерларны, режиссерларны, драматургларны, тамашачыларны һәм театр тормышы белән бәйле барлык кешеләрне берләштерә. Аны беренче тапкыр 1962 елда билгеләп үткәннәр һәм шуннан бирле ул ел саен үткәрелә торган традициягә әверелгән. Бөтендөнья театр көненең максаты — җәмгыятьтә сәнгатьнең ролен ассызыклау, мәдәниятләр алмашуга ярдәм итү һәм аның тынычлык урнаштыру миссиясен искә төшерү. Быел районыбызда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап «Театр призмасы аша батырлык» фестивале бара. Анда авылларыбызның мәдәният учаклары үзешчән артистлар катнашында искиткеч тирән эчтәлекле спектакльләр тәкъдим итә.

Югары Пәнәче

Югары Пәнәче үзешчәннәре Рәзинә Сәетгәрәеваның «Онытырга хакыбыз юк» спектаклен куйды.
Мәдәният йорты хезмәткәрләренең бу әсәрне сайлавы очраклы түгел. Чөнки автор — Рәзинә Сәетгәрәева — якташлары, аның әнисе — Югары Пәнәче авылы кызы.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан куелган әсәр сугыш чорында совет халкының ачы язмышын гәүдәләндерә. Спектакльдә вакыйгалар сугыш һәм сугыштан соңгы елларны үз эченә алган. Сания кияүгә чыгып, ярты ел гына бәхетле яшәп кала, Кәшифе сугышта хәбәрсез югала. Тол калган хатынга кызын ялгыз үстерергә туры килә. Ул үзенең башыннан узганнарны, тылдагы авырлыкларны, ачлык-ялангычлыкларны бүгенге буынга гыйбрәт булсын өчен сөйли.

Рольләрне Минзәлия Әхтәмҗанова (Сания), Гөлия Шакирова (Саниянең яшь чагы), Зәлия Гайнетдинова (Гөлзифа), Гөлшат Михайлова (Бәдигол), Әлфия Галиуллина (Асия), Әлфинур Шакирова (Маһира), Гөлфияз Вәлиуллина (Мәйсәрә), Зәйтүнә Хөсәенова (Миңсылу), Әлфия Низаметдинова (Мәрфуга), Илдус Хөсәенов (Сәлимгәрәй), яшь малайлар ролен Илдар Хуҗин, Илнур Исмәгыйлов, Ильяс Гарифуллин башкарды.

Спектакльгә автор үзе дә чакырулы иде. Рәзинә Сәетгәрәева һәм район китапханәләр челтәре директоры Сәрия Батршина спектакльгә уңай бәя бирде.

«Тетрәндергеч итеп, күңелләргә үтеп керерлек итеп уйнадыгыз. Тарихны, үткәнне кире кайтардыгыз. Әниләр сөйләве буенча белгәннәремне әлеге спектакльгә кертергә тырыштым. Мең рәхмәтлемен сезгә», — дип җылы хисләре белән уртаклашты автор.

Тамашачының спектакльнең башыннан ахырына кадәр елап утыруы, аягүрә басып алкышлавы уңышлы булуы турында сөйли.

«Сугыш чоры балаларын, әтисез үскән малайларны уйнаучы яшь артистларыбызның прототиплары да тамашаны карарга килгән иде. Аларны сәхнәгә чакырып, үз геройлары янына бастырганда һәр тамашачы дулкынлану кичерде. Үткән белән бүгенге малайлар очрашты. Спектакльгә әзерлек вакытында әлеге яшь малайлар рольгә кереп уйнасыннар өчен сугыш чоры малайлары белән очрашу кичәсе оештыру да бик файдалы булды. Сугышның ачысын, михнәтләрен тагын бер кат күз алдыннан кичерергә әлеге әсәр ярдәм итте», — ди авыл мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.

Спектакль тәмамлангач та тамашачылар китәргә ашыкмады, Рәзинә Сәетгәрәева белән әңгәмә кордылар, истәлеккә фотога төштеләр. Автор үзе дә бик күп күчтәнәчләр белән килгән иде, матур китапларын тамашачыларга бүләк итте.

Сарсаз-Баграж

Сарсаз-Баграж үзешчәннәре якташыбыз Аяз Гыйләҗевның «Яра» әсәрен сәхнәләштерде. Инсценировкасын улы Мансур Гыйләҗев төзегән.
Спектакльдә вакыйгалар сугыш бетеп, ике ел вакыт узганнан соң Сөләйман белән Зөләйха гаиләсендә бара. Аларның дүрт уллары да сугышка китә. Өч улларының үлеме турында кара пичәтле кәгазь алалар. Бөтен өметләре, ышанычлары 19 яшьтә сугышка киткән Габдуллада. Габдулладан өч ел инде хат-хәбәр юк. Сугыш беткәнгә дә байтак вакыт үткән, кайтасы солдатлар да кайтып беткән. Ә ата белән ана көтә… Аларның уллары югалырга тиеш түгел, чөнки ул–ил-йорт терәге, ата-ананың өмете, ышанычы. Вакыйгалар барышында Габдулланы сагынудан, хәбәр булмаудан Сөләйман белән Зөләйха йөрәгендәге яра җан сыкравы булып ачыла. Халкыбызның иң матур сыйфатларын туплаган карт белән карчыкның сабырлыгы, күңел җәрәхәтен тышка чыгармыйча, йөрәктә сак-лый алулары өчен тамашачы алар хәсрәтен үз хәсрәте итеп күңеленә сала. Габдулла сугышка китәр алдыннан Зәйтүнә белән бер-берсен көтәргә вәгъдә бирешкән булалар. Ләкин күршеләре Мөхәммәт белән Сафура уллары Кәримҗанга Зәйтүнәне сорап керәләр. Зәйтүнә кияүгә чыга. Габдулла сугыштан кайта. Аның бер танырлык җире дә булмый. Хәтта әти-әнисе дә танымый. Соңыннан бергә калалар…

Тамашада күңелне тетрәндергеч мизгелләр күп булды. Күрше карчыгы Җамалның улыннан килгән хатларын күрмәс күзләре белән укыган вакытлары, Зөләйханың уллары дип урындыклар белән сөйләшү мизгелләре…

Спектакльдә рольләрне Алексей Герасимов (Сөләйман), Мария Журавлева (Зөләйха), Илья Белголов (Габдулла), Галина Белголова (Сафура), Эдуард Белголов (Кәримҗан), Роза Иванова (Җамал), Светлана Рябова (Гайшә), Марина Халикова (Зәйтүнә), Иван Минеев (Шәкүр һәм Мөхәммәт) бик оста итеп башкардылар.

Спектакльне карарга халык күрше авыллардан да бик күп килгән иде. Тамашачылар соңыннан басып бик озак алкышлады үзешчән артистларны.

— «Яра» спектаклен тамашачылар шулкадәр җылы кабул итте, аны тын да алмыйча карадык, залда шылт иткән тавыш та булмады. Күпләр драманы күз яшьләре аша карады, чөнки әсәрдәге вакыйгалар күңелләрне кузгатырлык иде, аның нигезендә тетрәндергеч тарих ята. Бик килештереп уйнадылар авылыбыз артистлары, бер ялгышмыйча шул хәтле оста итеп үз образларын ачып бирә алдылар. Зур рәхмәт аларга, алга таба да яңа тамашалар көтәбез, уңышлар телибез, — дип спектакльгә бәя бирде авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Марина Халикова, китапханәче.

Әхмәт

Әхмәт авылы мәдәният йортында Сәет Шәкүровның «Саф күңелгә тап төшми» драмасы сәхнәләштерелде.

Сугыш… Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Ул кешелеккә күпме бәхетсезлек, кайгы-хәсрәт, югалту китерә. Бу сүзне ишеткәч кенә дә йөрәкләр сулкылдап, сыкрап куя. Спектакль эчтәлеге буенча күңелне нечкәртә торган эпизодларга бай иде, аны караганда үзеннән-үзе күз яшьләре тәгәри, урыны-урыны белән көлеп тә куясың. Әсәр балаларын югалткан аналарның кайгысын, шулай ук Бөек Ватан сугышы вакытында ирләр һәм хатыннар иңенә төшкән газапларны чагылдыра. Шакир карт, Мәргүбә карчык һәм аларның киленнәре Саҗидә тетрәндергеч вакыйгалардан соң да күңелләрендә яшәргә теләкләрен югалтмыйлар. Саф күңелләренә тап төшермичә яшәүләрен дәвам итәләр.

«Драманы сәхнәләштерүдә Әмир Сөләймановның тырышлыгы зур. Һәр үзешчәнгә киңәшләрен биреп, рольгә кереп уйнарга өйрәтте. Без аңа бик зур рәхмәтлебез», — ди мәдәният йорты директоры Ризидә Абрамова.

Рольләрне Әмир Сөләйманов (Шакир), Гөлфия Сөләйманова (Мәргүбә), Фәнзилә Боярова (Саҗидә), Гөлназ Закирова (Шәмсия), Илназ Закиров (Сәгыйтҗан), Айрат Гарифуллин (Вагыйз), Рөстәм Хамматов (Абзал), Гөлүзә Хамматова (хәрби кеше), Камил Хамматов (Мулланур), Ризидә Абрамова (Галимә) башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев