Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Татлы оныклар талантлы да!

Югары Мәлем мәдәният хезмәткәрләре балаларның җәйге яллары чорында Гаилә елы уңаеннан бик матур бер проектны гамәлгә ашырдылар. Ул «Мәлем оныклары булдыра!» дип аталды.

Югары Мәлемдә төрле яклап талантлы, тырыш кешеләр яши. Оныклары да алардан калышмый. Җәйге каникулларда авыл балаларның шат авазыннан яңгырап тора. Ә мәдәният хезмәткәрләре алар өчен төрле чаралар оештыра.

«Җәй буе авылдашлар оныкларының иҗади номерлары төшерелгән видеоязмаларны җибәрделәр. Без аларны һәр авылдаш күрсен өчен клубның Вконтактедагы битендә урнаштырып бардык. Бик матур чара килеп чыкты. Чыннан да, бик талантлы безнең балаларыбыз! Әби-бабалары оныкларының уңышларына, мәдәнияткә тартылуына сөенә», — ди мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Сибгатуллина.

18 августта «Мәлем оныклары булдыра!» проектының йомгак-лау концерты узды. Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашлары Рамилнең әнисе Раушания бик матур шигырь сөйләде, кызы Алисә дә килгән иде әбисенә ияреп.

Проектка 14 баладан видеоязмалар кабул ителгән.

«Әлеге эш дәвамлы булачак. Киләсе елда да әлеге проект буенча эшләп, балаларны файдалы иҗади эшләргә тартырга кирәк дигән карарга килдек», — ди Лилия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев