Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Солдат сагышы

Актив хәбәрчебез Нурсилә Җиһангированың чираттагы иҗат җимеше.

Чит җирләргә алып китте
язмыш,
Туган якларымнан аерып.
Тартып алды явыз сугыш
мине,
Әни кочагыннан каерып.
Күңелем әрни, сызлый йөрәк,
Сагындыра авылым,
туганнар.
Төшләремдә күреп уянам
мин,
Күзләрем сагышка
тулганнар.
Җаным елый һәр көн саен
Югалтудан якын дусларны.
Вәгъдә бирдем мин табут
янында
Туктатырга явыз дошманны.
Ходай бирсен көч, сабырлык
миңа
Сынауларны кыю үтәргә.
Кайтырмын мин тиздән җиңү
яулап,
Күп калмады инде көтәргә.
Исән кайтсам, белер идем
хәзер
Һәрбер аткан таңның
кадерен.
Гөл-чәчәккә күмәр идем
язлар саен,
Газиз дусларымның каберен.
Бүләк итәр идем сөйгәнемә
Шомырт чәчәкләре
бәйләмен.
Хисләремне чишеп
күңелемдәге,
Гаилә корыр идем, өйләнеп.
Шау-гөр килеп торыр иде
өем
Балаларның шат авазыннан.
Хыялларым тизрәк чынга
ашсын иде,
Калмыйча бу елның
языннан.
Үземнән соң килгән яшь
буынга
Әйтеп куяр идем
үгет-нәсихәт.
Алышмагыз тынычлыкны
алтынга да,
Аяз күк астында яшәү бик
рәхәт!
Нурсилә Җиһангирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев