Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре дә узып китте

Яңа ел каршы алу киче матур иде. Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында чыгыш ясаучылар өчен көннең шулай матурланып китүе үзе бер бүләк булды.

Бәйрәм тамашасы күрергә халык стадионга агылды. Күпләр үзәк чыршы ачу тантанасын да күрә алмый калган иде, һәм менә, рәхим ит – рәхәтләнеп күңел ач.

Зәйлеләрне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлады, Яңа елда яңа уңышлар, сәламәтлек, бәхет, шатлыклар теләде. Аннан уеннар, җыр-биюләр китте. Шәһәр халкын котлау өчен сәхнәгә Кыш бабай белән Кар кызы күтәрелде.

Аннан концерт башланды. Профессионал артистларның кирәге дә юк икән. Алар үзебездә җитәрлек. “Энергетик” Мәдәният сарае хезмәткәрләре биеделәр, җырладылар, бәйрәмгә килгәннәрне дә биеттеләр, уйнаттылар. Яңа елны табын артында каршылыйсы булмаса, халык тиз генә таралмас та иде әле.

Шәһәребезнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан күзгә күренеп танымаслык булып үзгәрә. Балалар да, өлкәннәр дә андагы матурлыкны, кардан ясалган әкият геройларын күреп, балачакларына әйләнеп кайткандай була. Яннарына басып фоторәсемгә төшү үзе үк күңелне күтәреп җибәрә.

Кайберләре яныннан хәтта: “Моны ничек ясадылар икән?” – дип хәйран калып үтеп китәсең. Теләгән кеше таудан шуа, анысы да шунда гына. Чана шуу – үзе бер рәхәт. Утырасың да, җилдереп төшәсең... Балаларга, олыларга чана шуу өчен тау да бар паркта. Чана белән вакланасы килмәгәннәр чаңгыда чыга. Андый уңайлыклар да бар. Бәйрәм хуҗасы чыршы төп урынны биләп алган парк, матур утлар белән балкып торган ял паркы үзе үк күңелдә бәйрәм рухы тудыра.
Дәртле җырлар, күңелле, хәрәкәтле уеннар, күмәк биюләр, Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән очрашулар балаларның гына түгел, олыларның да күңеленә хуш килгәндер, дип уйлыйбыз. Кыш бабай һәм Кар кызы, төрле әкият геройлары балалар белән фотога төштеләр, шигырь сөйләүчеләрне тәмле бүләкләре белән сыйладылар.
Ә авыл мәдәният йортларында, клубларда Балмаскарадлар һәм лоторее билетлары уйнату булды.
Түбән Лоҗы авылында да "Кыш бабайда кунакта" исемле мавыктыргыч чара узды.

- Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, уеннар уйнап, кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Әлбәттә инде бүләксез дә калмадылар. Шушы сабыйларның эчкерсез шатлануларын күреп күңелләр тулды. Дөньяларыбыз тыныч булып, һәрбер бала ата-ана тигезлегендә үссен иде, - ди Түбән Лоҗы мәдәният йорты мөдире Энҗүдә Исламова.
31 декабрьдә Аксар мәдәният йортында балмаскарад бик жанлы узды. Шыгрым тулы залларда тамашачылар авылдашларының чыгышларын көчле алкышларга күмде. Алар балмаскарад үткәреп кенә калмаган, кар бабайлар бәйгесе дә уздырганнар. Авылдашлары Рафис Борһанов, Фаяз Вәлиуллин, Оркыя Зиннәтова, Заһир һәм Гөлйөзем Миңнебаевлар оныкларына матур итеп кар бабай ясап куйганнар.

-Балаларның кышкы ялында, авылыбызда ясалган шугалакта бәйрәм үткәрдек. Авыл халкы рәхәтләнеп тимераякта шуды, боз өстендә хоккей уйнады. Шугалакка Кыш бабай белән Кар кызы да килеп, бүләкләр өләште,- ди мәдәният йорты директоры Гүзәлия Миңнуллина.

Чыбыклы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Яңа ел маҗаралары” исемле бәйрәм программасы әзерләгән иде. Бәйрәмгә “ялган Кыш бабай” да, убырлы карчык та килеп бәйрәмне булдырмаска теләп карадылар, тик булдыра алмадылар. Инде өлкән яшьтә булуларына карамастан Шәмсия апа Усманова, Әюсә Хуҗина, Рәфисә Рәфыйкова, Әлфия Мөхәммәтҗанова, Лилия Нәфыйкова авылдашларына җыр аша сәлам юлладылар. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Шамил Мөсәгыйтовны нинди генә образларда күрмәде икән авыл халкы! Җырчылар Лүзәлия Фәйрушина, Рушат Гатауллин, Зилә Фәрхетдинованың чыгышларын авылдашлар көчле алкышларга күмде. Җирле шагыйрә, Чыбыклы авылы кызы Роза Хәйретдинова-Мөсәгыйтова авылдашларына үзенең иҗат җимешләрен тәкъдим итте.

- Шундый матур кабатланмас мизгелләр бүләк иткәннәре өчен Чыбыклы мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм авылдашларыма бик зур рәхмәт. Бер күрешү - үзе бер гомер! Бик җылы истәлекле очрашу булды,- ди Роза Җәмил кызы.

Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре Рәвия Баймөхәммәтова белән Рушат Гатауллин алып барды.
Гадәттә, Зәйнең һәр авылында, һәр мәдәният йортында шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре уза. Әлеге бәйрәмнәргә авылда яшәүчеләр генә түгел, ә шәһәрдә яшәүче авылдашлары да кайта. Яңа ел бәйрәмнәре узды, илебезгә тынычлык, сәламәтлек алып килсен иде Яңа кара куян елы!

Фотолар "Энергетик" Мәдәният сараеннан һәм авыл мәдәният йортларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев