Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә “Шатлык” социаль тернәкләндерү үзәгендә ял итүче, республикабызның төрле районнарыннан кунаклар булды.
Аларга китапханә буйлап экскурсия үткәрелде.
Кунаклар китапханә бүлекләре, күргәзмәләр һәм инсталляцияләр, матур фотозоналар белән таныштылар, алар фонында истәлеккә фотога төштеләр. Экскурсантларның игътибарын рәссам Алсу Туйчинаның «Күңел чагылышында» картиналары күргәзмәсе җәлеп итте, анда төрле жанрдагы рәсем һәм графика эшләре: портрет, пейзаж, натюрморт тәкъдим ителгән, һәр эш күңел җылысы белән башкарылган. Сүз уңаеннан, күргәзмә 20 октябрьгә кадәр эшләячәк.
“Моннан тыш, Чаллы шагыйрәсе, рәссам һәм педагог Людмила Константиновна Дорженковскаяның «Ялгызлыктан дару» китабын тәкъдир итү кунакларыбыз өчен иң якты тәэсир булды. Аның шигырьләренә язылган җырлары җыелганнарның барысының да күңелен нечкәртте. Экскурсия дә, китапны тәкъдир итү дә социаль хезмәтләр алучыларда бик күп уңай хис-кичерешләр һәм якты тәэсирләр калдырды”, - ди баш китапханәче Зөлфия Гыйльманова.
Нет комментариев