Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Шәһәр һәм район китапханәләрендә “Яраткан әкият геройларыбыз” бәйге-фестивале бара

Зәй районының китапханәләре арасында “Яраткан әкият геройларыбыз” бәйге-фестивале бара.

10 гыйнвардан 28 февральгә кадәр һәр китапханә төрле массакүләм эш формаларын үз эченә алган балалар катнашында бәйге чарасы әзерләргә һәм үткәрергә тиеш. Аңа әкиятләрне театральләштерү, “Ачык микрофон”, әкияти фото-зона, әкият геройлары парады, кул астындагы материаллардан эшләнмәләр керә.

Фестивальгә әзерләнгән конкурс чараларын карагач, балаларның чын артистларча уйнауларына сокланмый мөмкин түгел! Әкият геройларының чыгышы, костюмнары , гриммнары, җырлары-биюләре, барысы да чын театрдагы кебек. Әкияти тамашаларны әзерләүдә балаларның әти-әниләре, авыл мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, китапханәчеләрнең гаилә әгъзалары катнашуы сөендерә. Кыскасы, бергә эшлиләр, бергә яшиләр! Күп кенә балалар безгә узган елгы “Китапханәдә – театр” бәйге-фестивалендә катнашучылар буларак та таныш.

Әкиятләр сайлаганда балалар халык әкиятләренә өстенлек бирә, әмма күпләргә Фәнис Яруллин, Абдулла Алиш, Корней Чуковский кебек авторларның әкиятләре дә бик ошаган. “Әкият геройлары парады” номинациясендә балалар музыка астында геройларының костюмнарын, зурлар мода күрсәткәндәге кебек, оста итеп йөреп күрсәтәләр. “Ачык микрофон” номинациясендә яраткан әкиятеңне сөйләү яки үз әкиятеңне уйлап табу кирәк иде. Кадер китапханәсенең актив укучысы Мәрьям Гарифуллина язган дуслык турындагы “Серле йорт” әкиятен тамашачылар бик яратып кабул иттеләр. Ә Сарсаз-Баграж китапханәсе балалары үз авыллары һәм китапханәләре турында кызыклы әкият язганнар. Куш-Елгада бергәләшеп авылның шифалы чишмәсе турындагы “Изге чишмә” әкиятен импровизацияләп укыдылар. Бик кызыклы һәм эчтәлекле булып чыкты әкиятләре!
“Яраткан әкият геройларыбыз” бәйгесе балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерүгә, аларны сәнгать әсәрләренә җәлеп итү, әкиятләр иҗат иткәндә үз фантазияләрен күрсәтә белүгә юнәлдерелгән. Фестивальгә әзерлек, әсәрләр сайлау, репетицияләрдә катнашу, төрле әкияти эшләнмәләр әзерләү укучыларның күзаллауларын киңәйтергә, балаларның мавыгуларын үстерергә һәм китапларга кызыксыну уятырга ярдәм итә. Әлеге бәйге балаларга вакыйгаларда актив катнашырга, әкиятне көтелмәгән яктан күрергә – аны үзенең яраткан әкият геройлары ярдәмендә “җанландырырга” мөмкинлек бирә. Без фестивальдә катнашучыларның барысына да уңышлар һәм иҗади ачышлар телибез!

Үзәкләшкән китапханәләр системасының балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Рита Әхмәтова

Фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев