Республикада Шаляпин исемендәге беренче премия лауреатының берсе якташыбыз — Айдар Сөләйманов
Татарстанда ноябрь аенда гына Шаляпин исемендәге премия гамәлгә кертелде һәм менә аның беренче лауреатлары билгеле булды.
Алар опера җырчысы Ирек Фәттахов һәм якташыбыз республиканың атказанган артисты Айдар Сөләйманов.
Талантлы ир-егетләргә мәртәбәле премияне тапшыру турындагы карарга ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган. Премиянең күләме 200 мең сум, ул республика бюджетыннан финанслана. Ул ике елга бер мәртәбә музыка һәм вокаль сәнгатендә югары башкару осталыгына ия, музыка культурасын үстерүгә зур өлеш керткән 18-35 яшькәчә булган россиялеләргә бирелә. Сайлап алу ТР мәдәният министрлыгы тарафыннан башкарыла.
Шаляпин исемендәге беренче премиягә лаек булган Зәй егете Айдар Сөләймановны чын күңелдән тәбриклибез. Айдар бүгенге көндә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе әйдәп баручы актеры булып эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев